В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бюджетның керем һәм чыгым өлеше 59 миллиард 192 миллион сумны тәшкил итәчәк
Татарстан башкаласы Башкарма комитетында 2026 елга һәм 2027, 2028 елларның планлы чорына шәһәр бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Әлеге чарада Казан шәһәре Думасы сәркатибе Альбина Рәфыйкова, шәһәрнең Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев, Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе Григорий Шалымов, депутатлар, шәһәрнең башкарма структуралары вәкилләре, студентлар һәм Казан халкы катнашты.
Марат Мөгыйнов фотосы
Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин проектны әзерләгәндә 2025 елгы бюджет үтәлеше буенча көтелгән күрсәткечләрнең исәпкә алынуын билгеләп үтте. Агымдагы елның тугыз аенда Казан бюджетына 25 миллиард 246 миллион сум акча кергән, әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 19 процентка артыграк. Салым керемнәре 17,5 процентка арткан. Салым булмаган керемнәр шулай ук уңай динамиканы күрсәтә – алар 900 миллион сумга якын, яки якынча 30 процентка артыграк җыелган.
2026 елга бюджетның керем өлеше 59 миллиард 192 миллион сум булыр дип фаразлана – бу агымдагы елның расланган күрсәткечләреннән 18 процентка артыграк сан. Керемнәрнең күп өлеше, элеккечә, салым керемнәре белән тәэмин ителәчәк. Физик затларның керемнәренә салым күләме 24 процентка артып, казнага 20 миллиард 455 миллион сум керәчәк, дип фаразлана. Кече һәм урта эшмәкәрлек керемнәренә салымнар 6 миллиард 615 миллион сум тирәсе тәшкил итәчәк. Җир салымы 4 миллиард 800 миллион сум дип билгеләнгән. Физик затлар милкенә салым 2 миллиард 260 миллион сумга бәяләнгән.
Шәһәр бюджетының керем өлешенә өстәмә керем буларак кунакханәләрдә яшәү бәясеннән 2 процент күләмендә туристлык салымы өстәләчәк. Әлеге керемне киләсе елда якынча 256 миллион сум булыр дип фаразлыйлар.
Салым булмаган керемнәр 3 миллиард 454 миллион сум булыр дип көтелә һәм алар муниципаль милекне файдалану, сату хисабына формалашачак. Бу өлкәдә бюджетара трансфертлар зур роль уйный – 2026 елда аларның күләме 20 миллиард 393 миллион сумны тәшкил итәчәк. Акчалар, нигездә, социаль өлкәне финанслауга юнәлдереләчәк.
Шул ук вакытта, керемнәр өлешендә, әлегә башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез тукландыруга һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә өстәмә түләүләргә федераль бюджеттан бүлеп бирелә торган акчалар исәпкә алынмаган. Аларның күләме якынча 1,2 миллиард сумны тәшкил итәчәк һәм соңрак расланачак.
2026 елга Казан бюджетының чыгым өлеше 59 миллиард 192 миллион сум тәшкил итәчәк. Ул социаль өлкәне үстерүгә һәм шәһәр мохитен төзекләндерүгә юнәлдерелгән 19 муниципаль программа кысаларында формалаштырылган.
Киләсе елда социаль-мәдәни өлкәгә 48 миллиард 820 миллион сум бүлеп биреләчәк – әлеге күрсәткеч гомуми чыгымнар күләмнең якынча 82 процентын тәшкил итә. Чыгымнарның артуы учреждение хезмәткәрләренең хезмәт хакы артуы, мәгариф оешмалары челтәренең киңәюе, тәрбияләнүчеләр һәм укучылар санының артуы белән бәйле. Хезмәткә түләү фонды гына да якынча 38 миллиард сум тәшкил итәчәк, бу гомуми шәһәр бюджетының 64 процентына туры килә.
Социаль блок эчендә чыгымнарның иң зур өлеше – 41 миллиард 202 миллион сум мәгариф өчен тотылачак. Мәдәнияткә чыгымнар якынча 30 процентка артачак һәм аның күләме 2 миллиард 490 миллион сум дип билгеләнгән. Физик тәрбия һәм спорт өлкәсенә 2 миллиард 31 миллиард сум бүлеп биреләчәк, чыгымнарның үсеше 10 процент дип бәяләнә. Яшьләр сәясәтенә чыгымнар 623 миллион сум тәшкил итәчәк.
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Ташламалы категориядәге гражданнарны җәмәгать транспортында йөртү, ташламалы мәктәп туклануын һәм балалар бакчалары өчен ата-аналар түләвен компенсацияләү чыгымнарын исәпкә алып, бу максатларга 2 миллиард 472 миллион сумга якын акча каралган.
Ачык тыңлаулар барышында ЛДПР партиясеннән Казан шәһәре Думасы депутаты Альбина Мурзыева бюджетта торак массивларда контейнер мәйданчыкларын карап тотуга һәм янәшәдәге территорияләрне җыештыруга акча бүлеп бирү мөмкинлеге булдымы дип кызыксынды. Бу елны әлеге мәсьәлә, нигездә, ирекле акчалар хисабына хәл ителгән. Финанс идарәсе башлыгы әлеге максатларга бюджет проектында 100 миллион сум бүлеп бирелүен җиткерде. Акчаларның яртысы турыдан-туры мәйданчыкларны карап тотуга, калганы алар тирәсендәге зур габаритлы калдыкларны юк итүгә юнәлдереләчәк. Шул рәвешле, 2026 елда эш даими нигездә финансланачак.
Ачык тыңлаулар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, 2026 елга Казан бюджеты проекты баланслылык принцибы нигезендә формалаштырылган. Шәһәр бюджетының керемнәр һәм чыгымнар өлеше үзара тәңгәл килә – 59 миллиард 192 миллион сум. Планлы чорда финанс күрсәткечләренең алга таба үсеше көтелә: 2027 елга бюджет күләме 61 миллиард 638 миллион сум, ә 2028 елга 66 миллиард 4 миллион сум булыр, дип фаразлана.
Бюджет социаль юнәлешне саклый һәм төп муниципаль программаларны тотрыклы финанслауны тәэмин итә. Проект алга таба комиссияләрдә һәм Казан шәһәре Думасы утырышларында каралачак.