Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2026, 11:36

Республикада төзелгән яңа торакның 67%ы Казан агломерациясенә туры килә

Төзелешкә 220 рөхсәт бирелгән, шуларның өчтән бере – складлар һәм сәнәгать объектлары төзелеше өчен билгеләнгән

Денис Гордийко фотосы

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Казан 1 миллион 310 мең квадрат метр күләмендә торак тапшыру планын үтәгән. Әлеге күрсәткеч республикада төзелгән гомуми күләмнең 37 процентын тәшкил итә. Республикада төзелә торган яңа торакның 67% ы Казан агломерациясенә туры килә. Казан мэры Илсур Метшин катнашында узган йомгаклау хисабында әлеге мәгълүматларны шәһәр Башкарма комитетының Шәһәр төзелешенә рөхсәт бирү идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков китерде.

Киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов катнашты.

Узган ел идарә объектларны файдалануга тапшыруга 175 рөхсәт биргән – әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 21 рөхсәткә күбрәк сан. Шулардан 109 документ гражданлык билгеләнешендәге объектларга – мәктәпләргә, поликлиникаларга, кибетләргә, административ биналарга һ.б. бирелгән. Тагын 39 рөхсәт күпфатирлы торак йортларга бирелгән. Калган 27се – блоклы торак йортлар буенча. Марсель Габделхаков искә төшергәнчә, «Идел киңлекләре» һәм «Яз» торак комплексларында ике поликлиника, «Җәй» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, Короленко урамында Фехтование буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе төзелгән.

Идарәгә төзелеш планнары белән дә мөрәҗәгать иткәннәр. Узган ел ведомство төзелешкә 220 рөхсәт биргән – әлеге сан узган елга караганда 27 гә кимрәк. Шуларның 145 е – гражданлык билгеләнешендәге объектларны, 60 ы – күпфатирлы торак йортлар, 8 е – блоклы йортлар төзүгә, 7се мәдәни мирас объектларын саклап калуга юнәлдерелгән эшләр башкаруга бирелгән рөхсәтләр.

Интернет-сәүдә үсеше һәм эшмәкәрләр тарафыннан логистиканы оптимальләштерү белән бәйле рәвештә шәһәр эчендәге склад биналарына ихтыяҗ арта. 2025 елда складлар һәм сәнәгать предприятиеләре объектларын төзүгә 65 рөхсәт бирелгән, дип билгеләп үтте Марсель Габделхаков.

«Казан үсә, без социаль инфраструктура, уңайлы торак, эшче көчләрне куллану урыннары һәм рекреация зоналары арасында баланс саклап, «шәһәр каркасын» үстерергә омтылабыз. Безнең максат – уңайлы шәһәр мохите булган күпүзәкле шәһәр булдыру», - дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Казанда 1 миллион 417 мең квадрат метр торак төзелгән, әлеге күрсәткеч шәһәр тарихы өчен рекордлы сан булып тора. Шулай итеп, соңгы биш елның дүртесен Татарстан башкаласы 1 миллион квадрат метрдан артык төзелгән торак күрсәткече белән тәмамлады.

Барлык яңалыклар