В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аны башка шәһәрләрдә тарату өчен тәкъдим итте.
Фото: Марат Мугинов фотосы
«Килүченең портретын формалаштыру өчен мәгълүмат җыю моделе буларак Казан иҗтимагый киңлекләрендә интернет челтәренә бушлай керү» проекты «Клик» акселерацион программасы кысаларында бөтен илдән катнашкан 456 эшләнмә арасында 12 иң яхшы проект арасына керде. Ул 19-нчы октябрьдән 21-нче ноябрьгә кадәр барды. Чара икътисадның өстенлекле тармакларына караган предприятиеләре һәм оешмаларының, шулай ук хакимият органнарының әлеге мәгълүматлар нигезендә идарә технологияләрен һәм тәҗрибәләрен кертү исәбенә нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында оештырылган акселерацион программада Россиянең 64 төбәгеннән 5 мең түрә һәм эре коммерцияле һәм коммерциягә нигезләнмәгән компанияләр вәкилләре катнашты.
«Безнең команда тәкъдим иткән проект гражданнарга төрле шәһәр иҗтимагый киңлекләрендә интернетка өзлексез авторизация юлы белән сыйфатлы бушлай керү мөмкинлеген бирә. Шәһәр хакимияте килүченең цифрлы профиле турындагы мәгълүматлар базасында идарә карарларын кабул итү өчен аналитика ала, шулай ук киңәйтелгән видеокүзәтү хисабына иҗтимагый киңлекләрнең куркынычсызлыгын арттыру мөмкинлеге туа», - дип аңлатты Дмитрий Кремлев.
«Шәһәрнең Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе командасын бу җиңүе белән котлыйбыз. Мин берничә сәгать барган презентацияләрне игътибар белән тыңладым. Биредә сәламәтлек саклау, гражданнар яклавы, төзекләндерү һәм төбәк һәм муниципаль тәҗоибәләрнең башка күп кенә юнәлешләрендә эшләнмәләр тәкъдим ителде. Алар барысы да кирәк, барысы да мөһим. Әмма иң мөһиме, аларның барысы да илебездә тормыш дәрәҗәсенең сыйфатлы үсешенә китерергә тиеш», - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәрләр арасында тәҗрибәләр алмашу бик мөһим. «Мин бөтен командабызны барлык үзгәрешләрне игътибар белән күзәтергә чакырам. «Клик» программасының географиясе киң: Мәскәү, Калининград, Липецк, Уфа, Екатеринбург. Бөтен ил буйлап акыллы кешеләр яши, иҗат итә. Зинһар, яңа белемнәргә, тәҗрибәләргә бик саран булыгыз, аларны кыю үзләштерегез, алар белән танышыгыз һәм Казан халкы файдасына кулланыгыз», - дип йомгаклады Татарстан башкаласы башлыгы.