В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә концерт уздырылу белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
6, 26 һәм 28 февраль көннәрендә Татарстан башкаласыннан аэропортка өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә. Әлеге күренеш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә концерт уздырылу белән бәйле.
7602 номерлы электр поезды «Казан» станциясеннән 18:04 сәгатьтә кузгалып китә һәм «Аэропорт» станциясенә 18:24 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә пассажирлар 7603 номерлы шәһәр яны поездында 21:42 сәгатьтә юлга кузгалачак һәм Татарстан башкаласында 22:10 сәгатьтә булачак.
Поездлар тукталышларсыз йөриячәк, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм +7(937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефон номеры аша белергә була.