В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул Татарстан башкаласының цифрлы дубликатының нигезе булачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин 3D-модельнең гамәли кулланылышы 2023 елда «Арт Сити» торак комплексы мисалында эшләнгәнен искәртте. Проектны июль аенда мэр Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр – ул 2024 ел ахырына кадәр шәһәрнең өч үлчәмле образын булдырырга кушты.
Шулай ук 2023 елның инновацион проектлары арасында Казанның югары сыйфатлы орофотопланын булдыру бар. Аны анализлау һәм законсыз корылмаларны, җир участокларын үзләштерү очракларын ачыклау өчен ясалма интеллект кулланылачак. «Моның өчен узган ел Сбер белән килешү төзелде һәм ясалма интеллект куллану өлкәсендә хезмәткәрләрнең компетенцияләрен арттыру буенча эш оештырылды», – дип җиткерде Радик Шәфигуллин.