Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2025, 11:52

Илсур Метшин Александр Шавлиашвилины Туризмны үстерү комитеты җитәкчесе итеп билгеләде

Санкт-Петербург эшмәкәре Яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына конкурс финалында Казанга туристлар агымын 2030 елга 6 миллионга кадәр арттыру юллары турында җиткерде

Бүген Ратушада Казан мэры Илсур Метшин «АГНА» компанияләр төркеменең гамәлгә куючысы һәм идарәче партнеры Санкт-Петербургтан Александр Шавлиашвили белән очрашты. Ул Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына ачык конкурс финалисты иде һәм Казанда туризмны үстерү буенча берничә яхшы фикер җиткерде. Илсур Метшин Александр Шавлиашвилига Туризмны үстерү комитетын җитәкләргә тәкъдим итте.

Денис Гордийко фотосы

«Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына конкурс нәтиҗәләре буенча без барлык кандидатларга да игътибарлы булачагыбызны җиткердек. Сезнең кандидатурагыз да, 2030 елга туристлар агымын 6 миллионга җиткерү максатыгыз да безнең игътибарны җәлеп итте. Туризмны үстерү комитеты – зур юнәлеш, 5 ел эчендә генә дә без туристлар саны буенча 67 процентка үстек. Сез – бу өлкәдә профессионал, уңышлы проектларыгыз, зур тәҗрибәгез бар. Командабызга рәхим итегез! Сезнең тәҗрибәгез һәм энергиягез безгә яңа чикләр яуларга һәм Казанны илнең иң җәлеп итүчән шәһәре итәргә булышыр дип ышанабыз. Киләчәктә башка шәһәрләрдән безгә белем алырга килүчеләр, кунакчыллык тәҗрибәсен үзләштерергә теләүчеләр саны артыр дип өметләнәм», - дип теләкләрен җиткерде Казан мэры.

Александр Шавлиашвили тәкъдим ителгән вазифага ризалашты.

«Зур рәхмәт, минем өчен бу зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Сезнең тәкъдимегезне горурланып кабул итәм, Казан өчен барысын да эшләргә тырышачакмын. Мин генә түгел, бөтен ил сезнең шәһәрнең ничек үсүен күрә, һәм мин 6 миллион турист саны бары тик башлангыч нокта гына икәнлегенә ышанам. Барысын да тормышка ашыра алырбыз дип уйлыйм», - дип билгеләде Александр Шавлиашвили.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына конкурс сайлап алу вакытында Александр Шавлиашвили берничә идея тәкъдим итте, аларны жюри билгеләп үтте. Ул Казан зооботаника бакчасын трансформацияләү һәм яңа оранжереялар төзү проекты турында җиткерде. Проект шәһәрнең тагын бер бизәге булачак һәм өстәмә туристларны җәлеп итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру шәхси һәм дәүләт кертемнәрен таләп итәчәк.

Моңа кадәр комитетны БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясендә эш буенча мэр киңәшчесе итеп билгеләнгән Дарья Санникова җитәкли иде.

Александр Шавлиашвили 2022 елда «Икътисад һәм идарә» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Мәскәү финанс университетын, 2025 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен (магистратура) тәмамлый.

Профессиональ карьерасын 2005 елда Санкт-Петербург рестораннарының берсендә бармен-официант буларак башлаган. Аннары менеджер, төрле рестораннарның директоры булып эшләгән. 2016 елда Нью-Йоркта Ginza Project халыкара ресторан холдингының генераль менеджеры булган. 2017 елдан Санкт-Петербургта FIFA-2018 оештыру комитетының туклану хезмәте җитәкчесе булып эшли. 2018 елдан – UEFA EURO-2020 чараларын оештыру буенча консультант. 2020 елдан – UEFA Champions League Final 2022 оештыру комитеты җитәкчесе.

2018 елдан башлап хәзерге вакытка кадәр Санкт-Петербургтагы Василеостровский, Мәскәү һәм Мальцевский базарлары операторы «АГНА» компанияләр төркеменең гамәлгә куючысы һәм идарәче партнеры булып тора. Шулай ук «АГНА» компанияләр төркеме кейтеринг һәм клининг хезмәтләре күрсәтә.

Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткәне өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты һәм футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын оештыру комитеты генераль директорының рәхмәте белән (икесе дә – 2018 елда) билгеләп үтелә.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Александр Шавлиашвилины Туризмны үстерү комитеты башлыгы итеп билгеләде
Барлык яңалыклар