Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2025, 12:26

И.Метшин: «Хокук бозуларны вәкаләтле органнар тарафыннан ачыклау һәм контрольдә тоту – мөһим эш фронты»

Казанда хезмәт хакын түләү бурычлары 94 миллион сумга кимегән

Денис Гордийко фотосы

Республика башкаласында хезмәт хакын түләү бурычларын сизелерлек киметә алганнар. Хәзерге вакытта хезмәткәрләргә түләнәсе бурыч 94 миллион сумга кимегән. Бу 1310 хезмәткәргә түләүне торгызу мөмкинлеген биргән. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

«Хокук бозуларны вәкаләтле органнар тарафыннан ачыклау һәм контрольдә тоту – мөһим эш фронты. Ләкин аңа шәһәр халкы үзе кушылса һәм безгә хокук бозу очраклары турында хәбәр итеп торса, эш тагы да нәтиҗәлерәк булыр иде. Без болай да халык контроле системасы буенча эшлибез инде: гражданнар ачык калган люклар, төзелеш мәйданчыкларындагы четерекле мәсьәләләр хакында хәбәр итеп тора һәм бу безгә оператив җавап бирү мөмкинлеге тудыра. Хезмәтне саклау мәсьәләләренә карата да шулай ук эшләнергә тиеш: ачыкланган һәр очрак, хокук бозу турындагы һәр сигнал теркәлергә һәм төзәтелергә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Казан мэры Илсур Метшин халыкка.

Хезмәт хакын түләү бурычлары шәһәр комиссияләренең системалы эше нәтиҗәсендә киметелгән. Агымдагы елның 10 аенда алар минималь хезмәт хакыннан да ким булмаган хезмәт хакы түләүне тәэмин итү буенча 98 утырыш үткәргән. Комиссияләрдә 1129 оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралган, 28 оешмада хокук бозу турындагы мәгълүматлар расланган, минималь хезмәт хакы күләменнән кимрәк хезмәт хакы алучы хезмәткәрләр барлыгы ачыкланган.

«Хезмәтне саклау буенча Координация советының төп бурычы эш бирүчеләргә карата штраф санкцияләре куллануда түгел, ә аларга хезмәтне саклауның нәтиҗәле системасын булдыруда консультатив ярдәм күрсәтүдә, шулай ук хезмәт законнары таләпләренә катгый туры килүне тәэмин итүдә», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Казан халкы канәгатьләнерлек булмаган хезмәт шартлары турында мөрәҗәгатьне «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша юллый яисә +7(843)299-16-53 телефон номеры аша Башкарма комитетның хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.11.2025
Видеорепортаж
10.11.2025 13:23
Казанда 10 ай эчендә җитештерү өлкәсендә бәхетсезлек очраклары белән бәйле имгәнү куркынычы 14 процентка кимегән
Барлык яңалыклар