В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елгы кышта боз мәйданчыгында кунаклар 55 көн булган
Денис Гордийко фотосы
Бүген «Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагы үз эшен тәмамлый. Бу елгы кышта боз мәйданчыгы 55 көн дәвамында шәһәрлеләргә һәм башкала кунакларына хезмәт күрсәткән. Тимераякларны прокатка бирү хезмәтеннән 25 меңгә якын кеше файдаланган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Халык иң күп килгән вакыт дип Яңа ел төне билгеләнгән – 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә паркка 25 меңгә якын кунак килеп киткән.
Илья Авербух тарафыннан оештырылган Winter Fest Бөтенроссия фестивале бу елгы кышкы сезонның иң масштаблы чараларының берсе булып тора. Бу елгы боз тамашасында Олимпия чемпионнары һәм фигуралы шуу йолдызлары катнашкан. Фестиваль кысаларында Илья Авербух шулай ук тимераякта шуу буенча ачык остаханә уздырган. Өч көн эчендә – 14–16 гыйнварда Winter Fest чаралары 11 меңгә якын тамашачыны һәм катнашучыны берләштергән.
Исегезгә төшерәбез, шугалак рәсми рәвештә 28 декабрьдә ачылган иде. Беренче эш көнендә бозга 12,6 мең кеше чыккан. Шугалакны ачу тантанасы бәйрәм программасы белән үрелеп барган. Ачылыш уңаеннан паркта «Беренчеләр хәрәкәте» ярдәмендә «ПОВ» яшүсмерләр медиасы оештырган «БиЮ» проектының беренче кышкы кичәсе оештырылган.