Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2022, 15:30

2022 ел ахырына кадәр Татарстанда электрон форматка 253 хезмәтне күчерү планлаштырыла

ТР Дәүләт хезмәтләре порталының актив кулланучылары саны бер ел эчендә 30% ка диярлек – 1 млн 600 меңгә кадәр арткан.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы гыйнвар, Алинә Бережная). 2022 ел ахырына кадәр Татарстанда 253 хезмәтне электрон форматка күчерү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының йомгаклау коллегиясендә министрлык башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте. Утырыш ТР Хөкүмәт йортында узды.

2021 елда ТР Дәүләт хезмәтләре порталының актив кулланучылары саны 30% ка диярлек – 1 млн 600 меңгә кадәр арткан. Татарстанда барлыгы 378 төбәк һәм муниципаль хезмәт күрсәтелә, шуларның 125ен электрон рәвештә алырга мөмкин. Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, алар буенча соңгы 2 атнада 7 меңнән артык гариза бирелгән.

«Безнең ТР Икътисад министрлыгы, Икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, тармак министрлыклары һәм муниципалитетлар белән уртак бурыч – 2022 ел ахырына кадәр калган 253 хезмәтне онлайн-форматка күчерү», – дип ассызыклады министр.

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, бу хезмәтләрне күрсәтү тизлеген арттыру да мөһим. «Без электрон хезмәтләр күрсәтүнең өч стандартын беркетергә тәкъдим итәбез: «алтын» – 1 эш көне дәвамында, «көмеш» – 3 көн эчендә һәм «бронза» стандарт 10 эш көне эчендә хезмәт күрсәтүне күздә тота», – диде ул.

Мисал итеп ТР Министрлар Кабинеты башлыгы хезмәтләрне онлайн-форматка күчерү буенча лидер булган Казан шәһәрен китерде. «Татарстан башкаласында проект офисы булдырылды һәм уңышлы эшли, ул шул исәптән хезмәтләрне яңадан проектлау белән дә шөгыльләнә. Казанның проект офисын төзү тәҗрибәсе башка муниципалитетларга да үрнәк булырга тиеш», – дип ассызыклады министр.

Барлык яңалыклар