В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шугалак явым-төшем күп булу сәбәпле эшләми
Денис Гордийко фотосы
28–30 гыйнварда «Черек күл» паркындагы шугалак һәм прокат пункты бозда шуарга дип килүчеләр өчен ябык булачак. Шугалак явым-төшем күп булу сәбәпле эшләми.
Парклар һәм скверлар дирекциясе, шәһәр халкыннан, шугалактагы карны чистартып бетергәнче бозга кермәүләрен сорый.
Алдарак Татарстан башкаласында парк һәм скверларга куелган яңа ел корылмаларын сүтү эшләре башлануы турында хәбәр ителгән иде. Иҗтимагый киңлекләрдәге бәйрәмчә бизәү җайланмаларын ике атна эчендә тулысынча алып бетерергә ниятлиләр. «Черек күл» паркы искәрмә булып тора. Биредә яңа ел декорацияләре шәһәр халкын шугалак сезоны тәмамланганчы сөендерәчәк.