Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.11.2025, 12:01

Денис Калинкин: «Яңартуга мохтаҗ ишегалларының инде 80 процентка якыны тәртипкә китерелгән»

Казанда «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә тагы 466 йорт яны территориясе яңартылган

Денис Гордийко фотосы

2025 елда Казанда «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә 4 миллиард сумга 466 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Әлеге «үзгәреш җилләре» 100 меңнән артык казанлыга кагыла. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин ассызыклаганча, проект инфраструктуралы булу белән бергә, социаль әһәмияткә дә ия.

«Безнең ишегалды» программасы – ул асфальт һәм яктырту баганалары турында түгел. Әлеге программа шәһәр мохитен комплекслы яхшырту, аны уңайлырак итү хакында. Нәтиҗәләр дә куандырырлык: алты ел эчендә 600 мең кеше яши торган ишегалларында төзекләндерү эшләре башкарылган. Яңартуга мохтаҗ ишегалларының инде 80 проценты тәртипкә китерелгән. Шәһәр халкы проектлар буенча фикер алышуда елдан-ел активрак катнаша, идеяләр тәкъдим итә, подрядчыларның эшен күзәтә. Бу елгы сезонда 2,5 мең мөрәҗәгать кабул ителгән», - диде Денис Калинкин.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бу елны ишегалларын төзекләндерүгә 4,27 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Сезон эчендә 466 йорт яны территориясе төзекләндерелгән, анда 600 мең квадрат метр асфальт-бетон өслек яңартылган, 2,5 меңнән артык терәк һәм энергияне сак тота торган 4 мең якты диодлы яктырткыч, 5 меңнән артык кече архитектура формасы куелган, 120 дән артык яңа контейнер мәйданчыгы һәм 5 мең яңа парковка урыны булдырылган. Гомумән алганда, үзгәрешләр 100 меңнән артык кешегә кагылган.

Бу елны төзекләндерелгән беренче ишегалдын Ипподром урамы, 18 йорт адресы буенча күрергә була. Бу йортның беренче катында «Тылсым» тернәкләндерү үзәге урнашкан. Шуңа күрә 10,5 мең квадрат метр мәйданлы ишегалдында үсешендә үзенчәлекләр булган балалар өчен сигез махсус спорт элементы урнаштырылган. Шулай ук йорт яны территориясендә өстәмә юллар, машина кую урыннары – барлыгы 1300 квадрат метр асфальт җәелгән, 18 яктырту баганасы куелган. Битараф булмаган кешеләр көче белән чәчәк түтәлләре ясалган. Ә Муниципаль хезмәткәр көнендә биредә Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре утырткан чыршылардан аллея барлыкка килгән.

583 квадрат метр мәйданлы иң кечкенә төзекләндерелгән ишегалды Мәскәү урамындагы 53 нче йортта урнашкан, анда 43 кеше яши.

Фучик, Чишмәле, Җиңү проспектындагы 11 йортны берләштергән комплекс иң зур объект санала. Әлеге җирлектә 7 меңләп кеше яши. Бу территориядә гомуми эшләр мәйданы 70 мең квадрат метрдан артык, ди эшчеләр.

«Безнең ишегалды» программасын «Тормыш өчен инфраструктура» федераль проекты белән тәңгәлләштерү нәтиҗәсендә Серов урамында төзекләндерелә торган бульвар белән янәшә Серов һәм Блюхер урамнарындагы 8 ишегалдына яңарту эшләрен үткәрергә мөмкинлек биргән. Тулаем алганда, бульварда 2022 елдан алып барыла торган эшләр ярдәмендә 27 ишегалды төзекләндерелгән. Социаль объектларга һәм парк зоналарына җәяүлеләр юллары җентекләп эшләнгән.

Фучик, Завойский һәм Кол Гали урамнары чикләрендәге 11 нче микрорайон комплекслы төзекләндерүнең тагын бер ачык мисалы булып тора. Ул, гомумән алганда, 103 мең квадрат метрдан артык территорияне колачлый. 8 меңнән артык җирле халык өчен 60 балалар һәм спорт мәйданчыгы, яңа заманча воркаут-комплекслар һәм ял итү зоналары төзелгән. Микрорайонда яшәүчеләрнең үз теләкләре белән иске шиналарны җыю акциясе уздырылган, соңыннан әлеге эшкәртелгән чимал футбол кыры өчен резина өслек буларак файдаланылган.

Казанда икенчел чимал куллану матур гадәткә әйләнеп бара: Павлюхин урамы, 85, 87 йортларда яшәүчеләр өчен кирәкмәгән шиналарны файдаланып, балалар мәйданчыгында яңа өслек ясалган. Төзекләндерү эшләреннән соң биредә шулай ук спорт мәйданчыгы, шахмат өстәле һәм яңа яктырткычлар барлыкка килгән.

Авиатөзелеш районында яшәүчеләр өчен Дементьев урамындагы территорияләр яңартылган. Дементьев урамындагы ишегалларын төзекләндерү барышында авиация стилендә бизәкләр куелган, йортның алгы ягы самолет сурәте төшерелгән граффити белән бизәлгән. Дементьев һәм Кошевой урамнары киселешендә «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән сквер төзекләндерелгән һәм «Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыятенең күренекле җитәкчесе Борис Тихомиров хөрмәтенә бюст ачылган, «КМПО» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән предприятиедә 50 ел эшләгән җитәкче Александр Павлов хөрмәтенә барельеф куелган.

Әмирхан урамы, 41, 43, 45, 47 йортларда яшәүчеләргә этләрне гигиена таләпләренә туры китереп йөртү өчен республикада беренче мәйданчык төзекләндерелгән. Бу эт асраучы кешеләрне чәчәк түтәлләре, ишегалдындагы балалар һәм спорт мәйданчыклары тирәсеннән читкәрәк алып китү һәм күршеләргә уңайлы мохит булдыру мөмкинлеге санала.

Бу елгы программаны гамәлгә ашыру барышында 1 меңнән артык эшче һәм 150 берәмлек техника җәлеп ителгән.

«Безнең ишегалды» программасы алты ел рәттән гамәлгә ашырыла. Программа ярдәмендә Казанда 3,6 миллион квадрат метрдан артык асфальт-бетон өслекле 2754 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, 30 меңгә якын парковка урыны җиһазландырылган. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә башкалада яшәүче 600 меңгә якын кешенең тормышы яхшы якка үзгәргән.

Альберт Шәйнуров сүзләренчә, «Безнең ишегалды» программасына алты төрле эш: юлларны һәм тротуарларны төзекләндерү, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, тышкы яктырткычларны кую, балалар һәм спорт җиһазларын ком өслегенә урнаштыру, контейнер мәйданчыгы булдыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазларын урнаштыру кебек эшләр кертелгән. Программага яшелләндерү эшләре кертелмәгән, агачлар идарәче компания хисабына киселә. Эшләрне башкарганда машина кую урыннарын, яшел зоналарны, балалар мәйданчыкларын, инженерлык коммуникацияләренең урнашуын исәпкә алып, юллар һәм тротуарлар киңлеге нормативларын үтәүгә аерым игътибар бирелә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.11.2025
Видеорепортаж
24.11.2025 12:30
2025 елда Казанда «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә 466 йорт яны территориясе төзекләндерелгән
Барлык яңалыклар