Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2026, 09:33

2026 елда 820 меңнән артык казанлыны тулы медицина тикшерүен узарга чакырырга планлаштыралар

Диспансерлаштыруны яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникада узарга мөмкин

Фото: Денис Гордийко

Казанда профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру уздыру буенча еллык кампания башланды. 2026 елда шәһәр сәламәтлек саклау учреждениеләре профилактик чаралар белән 820 меңнән артык кешене колачларга планлаштыра, дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау идарәсендә.

План нигезендә, 2026 елда өлкәннәрнең аерым төркемнәре өчен 512 мең 164 диспансерлаштыру, 82 мең 495 профилактик тикшерү, 2 мең 288 тирәнтен күзәтү һәм 18 яшьтән 49 яшькә кадәргеләр өчен репродуктив сәламәтлекне карау планлаштырылган.

Чаралар исемлегенә гади диспансерлаштыру, тирәнтен тикшерүләр һәм тикшерүләрнең яңа төре – 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге гражданнар өчен репродуктив сәламәтлекне бәяләү кертелгән.

Диспансерлаштыруны яшәү урыны буенча беркетелгән поликлиникада узарга мөмкин. Агымдагы елда планлы диспансеризациягә 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туган казанлылар чакырыла. 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тулы медицина тикшерүе яшькә карамастан ел саен үткәрелә.

Диспансерлаштыру ике этапта уза. Беренче этап иң киң таралган онкологик авыруларга (күкрәк һәм мәни бизе простатасы, үпкә, юан эчәк яман шеше) скрининг уздыруны, шулай ук күрү, эндокрин һәм йөрәк-кан тамырлары системаларын тикшерүне үз эченә ала. Нормадан тайпылышлар ачыкланганда пациентны тар белгечләргә өстәмә тикшерү өчен җибәрәләр.

Табиблар ассызыклаганча, даими тикшерүләр хроник авыруларны иртә стадияләрендә, дәвалау нәтиҗәлерәк булганда ачыкларга мөмкинлек бирә.

Диспансерлаштыру «Озын һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматлары буенча, узган ел эчендә тулы медицина тикшерүен 390 мең 377 шәһәр кешесе узган – бу 2024 елга караганда 31,3% ка күбрәк.
Барлык яңалыклар