Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2024, 09:29

Роботлар сугышы, ритм-симулятор турниры һәм активлык фиджиталы – Казанда Радио һәм элемтә көнен билгеләп үтәчәкләр

Чаралар Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак

Фото: Денис Гордийко

7 нче майда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Радио һәм элемтә көненә багышланган гаилә фестивале узачак. Технопаркның өч мәйданчыгында мастер-класслар, роботлар сугышы, активлык фиджиталы, лекторий һәм ритм-симулятор буенча ачык турнир оештырылачак.

Беренче каттагы холлда кунакларны туры эфирда радиотапшыруларның ачык студиясе яки интерактивлар һәм квизлар көтә. Биредә тармак үсеше тарихына багышланган күчмә экспозицияләр һәм посткроссинг пункты да урнашачак. Фестивальдә катнашучылар өчен дроннар җыю һәм алар белән идарә итү буенча мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

Эчке ишегалды сәхнәсендә ритм-симулятор буенча ачык турнир үтәчәк, шулай ук концерт программасы әзерләнгән. Соңрак катнашучылар арасында партнерлардан кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак. Турнирда теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен сылтама буенча гариза калдырырга кирәк.

Моннан тыш, мәйданчыкта радионың барлыкка килү тарихына багышланган фәнни-популяр лекцияләр тыңларга мөмкин. Чараның яшь кунаклары өчен балалар ИТ-паркы тарафыннан мастер-класслар, роботлар сугышы һәм активлык фиджиталы белән зоналар оештырылган.

Фестиваль 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Спартак урамы, 2а адресы буенча узачак. Барлык чараларга керү ирекле, фестивальнең тулы программасы белән сылтама буенча танышырга була.

Ел саен үткәрелә торган гаилә фестиваленең оештыручылары: Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «Цифровизация» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы.

Барлык яңалыклар