В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һөнәри осталык бәйгесендә 22 белгеч катнашкан
Татарстан башкаласында республика күләмендә уздырыла торган «Иң яхшы автобус йөртүче – 2025» һөнәри осталык бәйгесенә йомгак ясалды. «2 нче номерлы пассажир автотранспорт оешмасы» муниципаль унитар предприятиесе йөртүчеләре Андрей Митрофанов һәм Нина Чугунова әлеге бәйгедә җиңүче булып танылды.
Конкурста биш автотранспорт предприятиесеннән барлыгы 22 кеше катнашкан. Ике этаптан торган бәйгедә башта алар юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча тест тапшырганнар. Аннары транспорт йөртүчеләр чокыр-чакыр юлларда йөрү күнекмәләрен күрсәткәннәр. Моннан тыш, йөртүчеләргә, сынау программасы нигезендә, автобус тукталышына дөрес килеп туктау һәм кузгалып китү, уң як белән янга тукталу, транспортны бокска кертү, зур капка аша “елан” кебек үтү һәм стоп-линиядә дөрес туктау бурычы йөкләнгән була.
Конкурс нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында беренче урынны «2 нче номерлы пассажир автотранспорт оешмасы» муниципаль унитар предприятиесе йөртүчесе Андрей Митрофанов яулый. Аның һөнәри стажы – 24 ел. Машина йөртү осталыгы бәйгеләрендә ул 2013 елдан бирле катнаша.
Хатын-кызлар арасында «2 нче номерлы пассажир автотранспорт оешмасы» муниципаль унитар предприятиесе йөртүчесе Нина Чугунова җиңүче дип танылды. Аның тормышы балачактан ук җәмәгать транспорты белән тыгыз бәйләнгән. Әтисе һәм абыйсы шәһәр автобусларында эшләгән, шуңа күрә укудан буш вакытын кызчык алар белән бергә юлда үткәргән. Мәктәпне тәмамлагач, Нина Чугунова гаилә династиясенең эшен дәвам итәргә карар кыла.
Алдарак бүген «2 нче номерлы пассажир автотранспорт оешмасы» муниципаль унитар предприятиесенең автобус паркы территориясендә республика күләмендә һөнәри осталык бәйгесе уздырылуы хакында хәбәр ителгән иде. Конкурс автобус йөртү һәм аңа хезмәт күрсәтү күнекмәләрен камилләштерү, пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәткәрләрне һөнәри яктан үстерү һәм тармакның иң яхшы белгечләрен берләштерү максатыннан уздырыла.