В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә нокталары иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр эшләячәк
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 29 ноябрьдә, Татарстан Республикасы башкаласында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 15% ка арзанрак бәягә сатып алачак.
Ярминкәләр иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда уздырыла:
Авиатөзелеш районы
Дементьев урамы, 7;
Беломорск урамы, 6;
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше.
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше.
Киров районы
Революция урамы, 12.
Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев урамы, 10;
Хөсәен Ямашев проспекты, 71а.
Идел буе районы
Липатов урамы, 7.
Осиново бистәсендә ярминкә Садовая урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасы янында уздырыла. Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен ярминкә якшәмбе көнне, 30 ноябрьдә Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә оештырыла.
Алдарак Казанда уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сентябрь һәм октябрь айларында 303,4 миллион сумлык продукция сатылуы хакында хәбәр ителгән иде. Казан халкы 600 тоннадан артык яшелчә һәм ит сатып алган.