В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алга таба 186 балалар бакчасы, 138 мәктәп һәм 36 өстәмә белем бирү учреждениесе төзекләндереләчәк
Денис Гордийко фотосы
Казанда яңа белем бирү учреждениеләрен төзү һәм булганнарын яңарту буенча киң колачлы программа гамәлгә ашырыла. Төрле проектлар нәтиҗәсендә узган биш елда 12 мәктәп һәм 21 мәктәпкәчә учреждение файдалануга тапшырылган. Алга таба 186 балалар бакчасы, 138 мәктәп һәм 36 өстәмә белем бирү оешмасы төзекләндереләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
«Ни кызганыч, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре элеккечә четерекле өлкә булып кала: 186 бина төзекләндерелергә тиеш. Яңа «Гаилә» илкүләм проекты ярдәмендә бу мәсьәләләр үз чишелешен табар дип өметләнәбез. Бу елны без сәламәтлекләре чикле һәм инвалид балалар өчен берьюлы 2 мәктәпне: Е.Г.Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернатын һәм 4 нче мәктәп-интернатны төзекләндердек. Үзгәрешләрне Н.Ә.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә дә күрергә була. Әлеге оешма авыр тормыш хәлендә калган балаларга хезмәт күрсәтә. Республика карамагындагы әлеге мәктәпләрдә күбесенчә безнең балалар укый», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Илья Коротихин билгеләп үткәнчә, иске учреждениеләрне карап тоту четерекле мәсьәләләрнең берсе булып кала. Күп кенә биналарның торышын җитди яңарту һәм яхшырту таләп ителә. Хәзерге вакытта 186 балалар бакчасы, 138 мәктәп һәм 36 өстәмә белем бирү учреждениесе бинасы капиталь төзекләндерүне көтә.
«Соңгы елларда финанс чаралары өлешләп бүленә, шуңа бәйле рәвештә күп объектларда эш башка елларга күчерелә», - дип өстәде Илья Коротихин.

Бу елны мәктәпкәчә учреждениеләрдә капиталь төзекләндерү эшләренә юнәлдерелгән «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында ике балалар бакчасында: Совет районындагы 415 нче һәм Яңа Савин районындагы 302 нче номерлы оешмаларда эшләр уңышлы төгәлләнеп килә.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика бюджетыннан бүлеп бирелгән өстәмә акчалар бу ике балалар бакчасына комплекслы капиталь ремонт ясарга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында 125 нче гимназиядә төзекләндерү эшләре башкарылган, түбә, тәрәзәләр алыштырылган, спорт залы һәм спорт кабинетлары яңартылган. Шулай ук Россия Герое С.А.Ашихмин исемендәге 130 нчы мәктәптә төзекләндерү эшләренең икенче этабы тәмамланган. Анда инженерлык челтәрләре алыштырылган, шулай ук сыйныф бүлмәләре, рекреация зоналары заманча итеп яңартылган һәм бинаның алгы ягы төзекләндерелгән.
Төзекләндерүдән тыш, Казанда ел саен яңа белем бирү учреждениеләре ачыла. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә «Җәй» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән 123 нче физика-математика лицее, шулай ук 33 нче хәрби шәһәрчектә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылган.
Мәктәптә туклануны яхшыртуга аерым игътибар бирелә. Казанның Азык-төлек һәм туклану департаменты белән бергә мәктәп ашханәләрен яңарту проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.
Агымдагы елда 12 мәктәптә эшләр башкарылган. Әлеге максатларга 271 миллион сумга якын акча тотылган. Бу ашханәдә урыннар санын 150 берәмлеккә арттырырга, укучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга һәм аш-су җиһазларын яңартырга мөмкинлек биргән.
Куркынычсызлыкны көчәйтү өчен беренче категорияле өч мәктәптә контроль-үткәрү пунктлары ясалган. 2022 елдан барлыгы шундый 34 пункт булдырылган, тагы 9 гомуми белем бирү учреждениесенә мондый пункт кирәк булып кала.

Укучыларны тикшереп кертү эшен оештырудан тыш, биш мәгариф оешмасында коймалар төзекләндерелгән, уку биналары янында транспорт хәрәкәтенең тизлеген чикли торган җайланмалар куелган.
Сәламәтлеге чикле балаларга укыту өчен уңайлы шартлар булдыру эше дәвам итә: 13 нче гимназиядә уку сыйныфы төзекләндерелгән һәм ике сенсор бүлмәсе җиһазландырылган, 111 нче мәктәптә сәламәтлеге чикле балалар белән шөгыльләнү бүлмәсенә дәресләр өчен кирәкле җиһазлар һәм җайланмалар сатып алынган.
Илья Коротихин Мәгариф хезмәткәрләре йортын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, дип өстәде. Киләчәктә биредә укытучыга һәйкәл куелган сквер төзү планы карала.
Алдарак агымдагы елда Казанда алты яңа социаль учреждение төзелүе, шулай ук гамәлдәге 44 объект, шул исәптән поликлиникалар, хастаханәләр һәм медицина үзәкләре яңартылуы хакында хәбәр ителгән иде.