Төнлә Казан урамнарында 957,4 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланганнар
Шәһәрдә узган тәүлектә 4 мм яңгыр яуган
Татарстан башкаласында узган тәүлектә 4 мм яңгыр яуган. Төнлә урамнарны җыештыруда 48 юл эшчесе һәм 214 берәмлек техника эшләде. Барлыгы 265 тонна кар чыгарылган һәм 957,4 тонна бозлавыкка каршы материал: 337,4 тонна реагент һәм 620 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Юл эшчеләре бозга каршы эшкәртүне, юлларны һәм тротуарларны кардан чистартуны дәвам итәләр, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында. Бүген көндез кар җыюга 535 эшче һәм 322 берәмлек техника чыгачак.
Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 189,3 мең тонна кар чыгарганнар, 40,9 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланганнар.
Ишегалларын җыештыруга кагылышлы кисәтүләрне шәһәрлеләр «Открытая Казань» системасына сайтта яисә +7(843)236-41-23 телефоны буенча җибәрә алалар. Моннан тыш, проблемалы участоклар турында чат-ботка яки кайнар линия телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.