Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2023, 10:40

Бер ел эчендә Казанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм үзмәшгульләр саны 25 меңгә арткан

Кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүче шәһәрлеләр саны 350 меңнән артып киткән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче февраль, Юлия Летникова). Бер ел эчендә Казанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 2 меңгә артты, ә үзмәшгульләр саны – 23 мең кешегә. 2022 елда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләреннән шәһәр бюджетына, алдагы ел белән чагыштырганда, 1 млрд сумга күбрәк салым кергән. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга традицион хисапта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 78,5 меңнән 80,4 меңгә кадәр арткан. Кече һәм урта эшмәкәрлек секторында эшләүчеләр саны 25 меңгә диярлек – 350,3 мең кешегә кадәр арткан.

Узган елның 9 аенда кече предприятиеләр әйләнеше 701,1 млрд сум тәшкил итте. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләреннән кергән салым керемнәре дә 13,5% ка арткан – эшмәкәрләр шәһәр бюджетына 7,6 млрд сумнан артык акча күчергән, бу, 2021 ел белән чагыштырганда, 1 млрд сумга күбрәк.

Үзмәшгульләр саны бер ел эчендә 40% ка – 58 меңнән 81 меңгә кадәр арткан. Шул ук вакытта 2022 ел башына маркетплейсларда сәүдә итүче кече һәм урта эшмәкәрлек тармагы вәкилләре 70% ка – 16,3 мең сатучыга кадәр арткан.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда муниципаль дәрәҗәдә кризиска каршы чаралар пакеты эшләвен дәвам итте. Аерым алганда, гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмаган төзекләндерү кагыйдәләрен бозу буенча эшкуарларга штрафка мораторий озайтылды. Әгәр минималь штраф салынса, эшмәкәрләргә 94,9 млн сум түләргә туры килер иде.

Җәмәгать туклануы оешмалары хуҗалары җәйге верандаларны бушлай урнаштыруны дәвам иттеләр – биналар янында 109 ял урыны барлыкка килде. Әлеге чара эшкуарларга 8 млн сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирде.

2022 елда реклама конструкцияләренең тулылануын киметү шартларында Башкарма комитет янә реклама компанияләре вәкилләренә аренда түләүләрен 90,91 млн сумга кичектерү тәкъдим итте. Шул ук вакытта коронавирус пандемиясе аркасында кичектерелгән түләүләр тулысынча түләнде.

Моннан тыш, шәһәрдә муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы билгеләнгән иде. 2022 елдан урам-юл челтәре буендагы урыннан ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә 19:00 сәгатьтән соң бушлай файдаланырга мөмкин.

И.Шакиров шулай ук шәһәрдә кече бизнес вәкилләре өчен биналарны ташламалы арендалау программасы дәвам итүен искәртте. Бүгенгә 46 килешү төзелгән. Программада катнашучылар арендага бирелә торган биналарны сатып алу хокукына ия һәм 17 эшкуар әлеге мөмкинлектән файдаланган инде. Биналар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Үзмәшгульләр продукциясен сата алсын өчен шәһәрдә даими рәвештә ярминкәләр уза. Бер ел эчендә сәүдә мәйданчыкларында 711 үзмәшгуль үз продукциясен бушлай тәкъдим иткән. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә Кремль диварлары янында Россиядә үзмәшгульләрнең иң озын – 245,5 метр озынлыктагы сәүдә кибете ачылды, шулай ук үзмәшгульләр өчен Kazan bazar форумы уздырылды. Яңа ел каникулларында шәһәрдә «КышДаКар-фест» кышкы фестивале үткәрелде, анда Татарстаннан үзмәшгульләр һәм фермерлар 6 млн сумга якын продукция саттылар.

Барлык яңалыклар