Фото: Марат Мөгыйнов
Казанда узган ел Вахитов һәм Идел буе районнары предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы сизелерлек арткан. Арту 19% ны тәшкил иткән. Бүгенге көндә хезмәткәрләр уртача 103 мең сумнан артык акча ала. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
«Безнең районнар эшлекле активлык үзәге булып кала бирәләр. Бездә шәһәрнең барлык хуҗалык субъектларының өчтән береннән артыгы урнашкан», – дип ассызыклады докладчы.
Бүгенге көндә районнар икътисадында 151 меңгә якын кеше эшли. Узган ел предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 19% ка арткан – 103 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Докладчы билгеләп үткәнчә, үз чиратында үзләре җитештергән товарлар күләме узган елда шулай ук 15% ка арткан һәм 239 млрд сумга якын тәшкил иткән.