В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кече предприятиеләр әйләнеше беренче яртыеллыкта 563 миллиард сум тәшкил иткән
Марат Мөгыйнов фотосы
Кече һәм урта эшмәкәрлек Казан икътисадый үсешенең төп факторларының берсе булып кала бирә, ул тулай территориаль продуктның 42,5% ын формалаштыра һәм эшләүче шәһәрлеләрнең өчтән берен эш белән тәэмин итә. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча кече һәм урта эшмәкәрлек секторы уңай динамика күрсәтә: эшмәкәрлек структуралары саны 2,6% ка – 84,2 меңгә, мәшгульләр саны – 2% ка, ә үзмәшгульләр саны 22,8% ка артып, 160,4 мең кешегә җитте. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров җиткерде.
Эшмәкәрләрнең икътисадый активлыгы финанс күрсәткечләрендә дә чагыла. Кече предприятиеләр әйләнеше ярты елда 563 миллиард сум тәшкил иткән һәм узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган. Кече эшмәкәрлек хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 8,5% ка арткан һәм 38,5 мең сумга җиткән.
Кече һәм урта эшмәкәрлекнең шәһәр бюджетын формалаштыруга керткән зур өлешен салым керемнәре дә раслый. Тугыз ай эчендә алар 12% ка арткан һәм 9,7 миллиард сум тәшкил иткән.
«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, киләсе елда булачак салым үзгәрешләре кече эшмәкәрлеккә дә кагылачак һәм яңартылган икътисадый шартларга җайлашуның мөһим этабы булачак. Инде хәзер үк 2026 елдан төп параметрлар, НДС база ставкасы, шулай ук түбәнәйтелгән иминият тарифларын куллану шартлары үзгәрергә мөмкин, дип фикер алышалар. Шулай ук салым салуның патент системасы буенча бусаганы киметү дә күздә тотыла. Эшмәкәрлек өчен яңа кагыйдәләр бик үк аңлаешлы түгел һәм бу борчылуны көчәйтә һәм икътисадый активлыкны акрынайта. Билгесезлек шартларында без шәһәр икътисад комитеты, финанс идарәсе, шулай ук район администрацияләре базасында эшмәкәрләр белән мәгълүмати эшкә аерым игътибар бирергә тиешбез, эшмәкәрләр аңлатмалар сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнен белә алырлар иде», – дип ассызыклады Илдар Шакиров.