Эш эзләүчеләргә Казанның 55 оешмасы вакансияләр тәкъдим итте
28 нче июньдә узган «Рәсәй эше. Мөмкинлекләр вакыты» эшкә урнашу Бөтенрәсәй ярминкәсенә 4300 дән артыграк кеше килгән иде. 290 эш эзләүче эш бирүчеләргә юллама алды. Ярминкәгә килүчеләргә эш хакы 19 мең сумнан 150 мең сумга кадәр булган вакансияләр тәкъдим ителде.
«Эш эзләүчеләр 13 меңнән артыграк эш урыны турындагы мәгълүмат белән таныша алды. Аларны, «Завод Элекон» АҖ, «Промтех-Казань» АҖ, «Кварт» АҖ, «Метроэлектротранс» МУО, «Водоканал» МУОн да кертеп, 55 оешма тәкъдим итте. Федераль оешмалар арасында ярминкәдә ФКО «ГосНИИХП», Казан дары заводы, Казан төгәл машиналар төзү заводы вәкилләре дә катнашты. Эшкә урнашу темасына консультация алу буенча барлыгы 3 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итте.
Шулай ук мәйданда 10 уку йортының хезмәткәрләре бар иде. Югары уку йортларына керү буенча, 518 шәһәрле сорау бирде. Тагын 442 кеше һөнәри белем алу турында, ә 268 кеше һөнәри тест үткәрү белән кызыксынды», – дип хәбәр иттеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенрәсәй эшкә урнашу ярминкәсе Рәсәй хөкүмәте карары белән үткәрелә. Беренче тапкыр әлеге чараны узган ел оештырдылар. Анда бөтен ил буйлап, 900 меңнән артык кеше катнашты. 123 мең эш эзләүче эшкә урнаштырылды.Чара «Демография» милли проекты буенча оештырыла.