Аларда кулдан эшләнгән продукция сатып алырга мөмкин.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). Иртәнге сәгать 8-дән үк инде Казан сайлау участокларында үзмәшгульләр ярминкәсе эшли башлады. Алар шәһәрнең һәр районында оештырылган, үз продукциясен 40 эшкуар тәкъдим итә.
Бәйләнгән уенчыклар, баш киемнәре һәм оекбашларны сайлау участоклары Мәскәү районының 55-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан казанлылар сатып ала ала. Бу әйберләрне үз куллары белән элек бухгалтер булып эшләгән Лилия Ярмөхәммәтова эшләгән. Бу вазыйфадан китеп, ул үзен яраткан эшенә тулысынча багышларга булган, һәм менә ике ел ярым инде ул үзен үзмәшгуль буларак тормышка ашыра. «Мин 8 яшьтән бәйлим. Беренче оекбашларны күрше әби белән бәйләдем, шуннан бирле бу минем хобби. Хәзер аны үземнең зур булмаган бизнесыма әйләндерәм һәм моннан бик канәгать», – дип сөйләде Лилия Ярмөхәммәтова. Узган ел ул Казан Мэриясеннән грант отты, ул аны үзенең Instagramындагы аккаунтын алга җибәрүгә юнәлдерде. «Минем язылучылар саны, интернет аша сатуларым артты. Алга таба үсәргә тырышам, һәм кешеләрнең кызыксынуы бар. Кул эше, тотып карашка җылы әйберләр әйләнә-тирәдәгеләрне җәлеп итә», – дип ышана Лилия Ярмөхәммәтова.
Аңа үз эшен үстерүдә апасы Эльза да ярдәм итә, ул да бәйли. Әле бүген дә ярминкәгә алар бергә килгән. Хатын-кызлар сайлаулар вакытында үз продукцияләрен 2019 елда да тәкъдим итүләре турында сөйләделәр. «Эре сатулар нигездә ярминкәләрдә бара, шуңа күрә без аларда катнашабыз. Тере аралашу миңа бик ошый, кәеф тудыра һәм иҗади чишелешләргә этәргеч бирә», – диде Эльза Ярмөхәммәтова.
Апа-сеңел сүзләренә караганда, мондый ярминкәләрдә алар уңай хис-кичерешләр алалар һәм яхшы кәеф белән корылалар. «Өлкән буын шунда ук үз әбиләренең һәм әниләренең ничек бәйләүләрен искә төшерә. Карыйлар, кызыксыналар, сатып алмасалар да, алар бик күп позитив бүләк итә. Мондый элемтә ярдәмендә син барысын да юкка гына эшләмәгәнеңне аңлыйсың. Без рәссамнар буларак һәрвакыт кешеләрдән җавап һәм аңлау көтәбез. Тагын яңа идеяләр алабыз, чөнки кешеләр билгеле бер әйберләр турында сорый, аларны бәйләргә тәкъдим итә – бу кызык», – дип өстәде Лилия Ярмөхәммәтова.
Шәһәрдә барлыгы 20 объектта – мәктәпләрдә, мәдәният йортларында һәм сайлау участоклары урнашкан башка объектларда үзмәшгульләр продукциясен сатып алырга мөмкин. Тавыш бирүгә килгән казанлылар гади кибет киштәләрендә сирәк очрый торган кулдан эшләнгән уникаль әйберләр сатып ала ала. Мәсәлән, Яңа Савин районының 170-нче гимназиясендә сайлаучылар Алия Сәйфетдиновадан балалар өчен аксессуарлар яки Татьяна Антоновадан авторлык уенчыклары таба алачак, Карл Маркс урамындагы КНИТУ-КАИ бинасында Лилия Абрарова һәм Мария Галәветдинова ясаган бизәкләр һәм декорлар табарга мөмкин.
Искәртеп узабыз, 2021 ел башына Казанда үз эшчәнлекләрен 32,6 меңнән артык кеше теркәгән.
Моннан тыш, шәһәр мәктәпләрендә урнашкан 169 сайлау участогында азык-төлек һәм көнкүреш ярминкәләре эшли. Аларда карабодай, макарон, дөге, шикәр, чәй, көнбагыш мае, куертылган сөт тәкъдим ителә, шулай ук җирле көнкүреш химиясен җитештерүче продукция сатылачак. Аларны сатып алу бәяләре буенча саталар.
Бүген сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына бөтенроссия сайлаулары, шулай ук 15-нче номерлы Азино бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын һәм Казанның 4-нче номерлы Академия Думасы һәм 20-нче номерлы Липатов сайлау округлары буенча өстәмә сайлауларның йомгаклау көне. Үз тавышыңны шәһәрнең 463 сайлау участогында бирергә мөмкин.