В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Олимпия резервындагы «Динамо» республика спорт мәктәбе укучылары «Яшүсмер»Бөтенроссия турнирында алтын һәм көмеш медаль яуладылар
Татарстан егетләренең чирәмдә хоккей уены буенча «Яшүсмер» Бөтенроссия ярышындагы чыгышлары зур уңыш белән тәмамланды. Спорт уеннары Мәскәү шәһәрендә үткәрелде. Турнирда Россиянең төрле почмакларыннан 12 яшьлек һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр көч сынашкан. Финал чыгышларында татарстанлылар алдынгы урыннарда. Татарстан җыелма командасы алтын медаль, олимпия резервындагы «Динамо» республика спорт мәктәбе укучылары көмеш медаль яулаган.
Арсений Ишпаев (олимпия резервындагы «Динамо» республика спорт мәктәбе) турнирның иң яхшы сакчысы дип, Сәит Әхмәтов (Татарстан Республикасының җыелма командасы) исә турнирның иң яхшы уенчысы дип танылган.
«Яшүсмер» ярышларында беренче һәм икенче урыннарга лаек укучылар олимпия резервындагы «Динамо» республика спорт мәктәбе яшүсмерләре. Әлеге мәктәп «Иске шәһәр» префектурасындагы Кәрим Тинчурин урамы, 27а йортында «Электрон» стадионында урнашкан