В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хезмәт кодексын бозган эш белән тәэмин итүчләр административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). 2018 елның 1 гыйнварыннан Татарстан икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында хезмәт хакының минималь күләме айга 10126 сум тәшкил итә. Әлеге өчьяклы килешүгә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасының эш белән тәэмин итүчеләр берлегенең координацион советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйдылар.
Килешү буенча, республиканың бюджеттан тыш секторы оешмаларында 2018 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләме айга 10126 сум (компенсацияләр һәм өстәмә түләүләрне дә кертеп) билгеләнде. Бу Татарстан Республикасының 2017 елның III кварталы өчен кулланучыларның минималь бюджеты күләменнән 70% тәшкил итә.
Шул ук вакытта, ТР дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләренең минималь хезмәт хакы, “Хезмәт хакының минималь күләме турында” Федераль закон буенча билгеләнгән минималь хезмәт хакына, яисә айга 9489 сумга тигез.
Хезмәт кодексын бозган эш белән тәэмин итүчеләр, РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27 маддәсе буенча, административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турындагы белешмәлектә бирелгән.