Бу хакта дәүләт башлыгы Калининград өлкәсендә югары уку йортлары студентлары белән очрашуда белдерде
Фото: kremlin.ru
Россиядә быел минималь хезмәт хакы күләмен арттыру планлаштырыла. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Калининград өлкәсендә югары уку йортлары студентлары белән очрашуда хәбәр итте.
«Минималь хезмәт хакы күләмен арттырачакбыз, быел ул инде шактый артачак. Чөнки бу, үз чиратында, барлык башка түләүләрдә, шул исәптән социаль пособиеләрдә дә чагылыш таба», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
1 нче гыйнвардан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 18,5% ка индексацияләнде, хәзер ул 19 242 сум тәшкил итә.