Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2026, 09:32

Махсус хәрби операция җиренә Казан мэриясеннән 75 нче махсус йөкне тапшырдылар

Сугышчыларга өч автомобиль, мотоцикллар, турельләр, квадроцикл, коткару җайланмалары, бензин һәм дизель генераторлары, квадрокоптерлар, FPV-дроннар, төзелеш материаллары җибәргәннәр

Фото: KZN.RU Казан шәһәре

Өченче танк батальоны, «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләре, 428, 1232, 1233 һәм 218 нче танк полклары сугышчылары Казан мэриясеннән гуманитар йөк алдылар. Аларга өч автомобиль, биш кросс мотоциклы, алты турель, алты коткару җайланмасы, тепловизорлар, квадрокоптерлар, FPV-дроннар тапшырганнар. Махсус җиһазлар партиясен махсус хәрби операция зонасына Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алеев китерде.

«Махсус хәрби операция зонасына кылган һәр сәфәребез техника яки җиһазлар тапшыру гына түгел, ә шәхсән һәрбер егетләребезне күрү, алар белән исәнләшү, аларның ихтыяҗларын дөрес аңлавыбызга инану мөмкинлеге. Ярдәм итүнең үз адресы, даимилеге һәм хәрби бүлекчәләрнең ихтыяҗларын гамәлгә ашыра торган җаваплылыгы булырга тиеш, – дип ассызыклады Булат Алеев. – 75 нче махсус йөк – шәһәр мэриясенең махсус хәрби операция башланганнан бирле үтәгән даими ярдәменең чираттагы адымы. Без 75 тапкыр казанлыларның үз кешеләрен ташламавын исбатладык. Шәһәр ярдәме автомобильләрдә дә, тепловизорлы дроннарда да, гади төзелеш материалларында да сизелә – боларның барысы да мэрия эше генә түгел, ә Координация советы һәм дистәләгән битараф булмаган кеше ярдәме. Мондый тыгыз элемтә һәм бердәм ярдәм булганда, тыл да бердәм механизм кебек эшли».

Кирәкле әйберләр исемлеге хәрби хезмәткәрләр, аларның гаилә әгъзалары һәм хәрби җитәкчелек мөрәҗәгатьләре буенча төзелгән. 75 нче партиядә фронтка шулай ук квадроцикл, бензин һәм дизель генераторлары, пилотсыз очу аппаратлар белән көрәш өчен радиоэлектрон автомобиль системасы, дрон сигналларын көчәйткечләр, дрон детекторлары, тепловизорларлар һәм бик күп радиостанцияләр җибәргәннәр. Шулай ук төялгән йөк арасында аккумуляторларны, кабельләрне, техника өчен май һәм төзелеш материалларын күрергә була.

Махсус йөкне җибәрү Казан мэры Илсур Метшин идарәсе астында узды. МХО зонасына шәһәр даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрә. Узган елның декабрендә Булат Алеев Татарстан полкларына һәм батальоннарына йөкнең 74 нче партиясен дә шәхсән үзе алып килгән иде. Ул чагында сугышчыларга квадроцикл, генераторлар, квадрокоптерлар, радиостанцияләр, дрон детальләре, ноутбуклар, йокы капчыклары һәм башка кирәкле әйберләр җибәргәннәр.

Гаризаларны җыю, гуманитар оешмаларга бүлү һәм эшкәртү белән 2025 елның гыйнварында оештырылган Координация советы шөгыльләнә. Аны Казан шәһәре Думасы депутаты, Татарстан Республикасы «Десантчылар берләшмәсе»нең төбәк бүлеге рәисе Юрий Суворов җитәкли. Ай саен Координация советына МХОдә катнашучы якташларыбыздан 100дән артык гариза килә.

Моннан тыш, Казан мэриясе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтә. Сугышчыларның балигъ булмаган балаларына ташламалар бирелә: алар өчен мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай ашату, җәмәгать транспортында бушлай йөрү, шулай ук «Батыр» картасы буенча муниципаль музейларга, театрларга һәм башка чараларга бушлай керү оештырылган, мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларында ял итү шулай ук түләүсез тәэмин ителә.

Барлык яңалыклар