В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иске шиналар өчен шәһәрнең биш районында кызгылт-сары бункерлар куелачак
2 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында автомобиль шиналарын җыю акциясе уздырыла. Казан халкы эшкәртүгә бары тик җиңел автомобильләрнең иске шиналарын гына тапшыра ала, дип хәбәр итә «ПЖКХ» идарәче компаниясе.
Иске шиналар өчен кызгылт-сары бункерлар шәһәрнең түбәндәге биш районында куелачак:
Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары:
Академик Лаврентьев урамы, 10 (ярминкә мәйданчыгы янында)
Фатыйх Әмирхан урамы, 101б
Киров һәм Мәскәү районнары:
2 нче Иске Аракчино урамы, 11а
Боевая урамы, 115
Васильченко урамы, 6 (Җыю ноктасы – 07:00-19:00)
Васильченко урамы, 9 йорт, 2 корпус
Окольная урамы, 25
Вахитов һәм Идел буе районнары:
Авангард урамы, 88а
Марсель Сәлимҗанов урамы, 14
Маршал урамы, 25
Нурсолтан Назарбаев урамы, 60
Техника урамы, 118
Товарищеская урамы, 28
Совет районы:
Родина урамы, 45 (Җыю ноктасы – 07:00-19:00)
Родина урамы, 49/3
Себер тракты, 61 йорт, 1 корпус
Барлык мәйданчыкларга да күзәтү камералары куелачак, шулай ук аларга караучылар беркетеләчәк. Исегезгә төшерәбез, узган кышкы сезонда 2,1 мең кубометрдан артык автомобиль шиналары җыеп алынган. Эшкәртелгән резина кисәкләреннән балалар мәйданчыклары өчен өслекләр ясаганнар.