Белгечләр консультацияләрен 12 ноябрьгә кадәр алып булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе финанс хезмәтләре буенча кайнар линия ачты. Чара җыелган акчалар атнасы кысаларында үткәрелә. Белгечләр консультацияләрен 12 ноябрьгә кадәр алып барачак.
Шалтыратулар 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00.-12.45 – төшке аш вакыты) +7 (917) 224-87-94 телефоны буенча кабул ителә.
Моннан кала, кулланучылар ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең кулланучылар өчен консультация үзәгенә (843) 221-90-16 номеры буенча шалтырата алалар, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.