Узган ел биредә 19 күпфатирлы һәм 550 шәхси торак йорт төзелгән
Фото: Денис Гордийко
«Район икътисадының нигезен 24 меңнән артык предприятие тәшкил итә. 46 мең кеше 11 мең предприятиедә кече бизнесны үстерү белән шөгыльләнә, ә 26 меңгә якын үзмәшгуль шәхси эшен алып бара», – дип хәбәр итте Роман Фәтхетдинов.
Районда эшсезлек дәрәҗәсе якынча ике тапкырга кимегән һәм 0,24% ны тәшкил иткән. Бүгенге көндә эшсезләр саны – 418 кеше. Бер кешегә сигез эш урыны туры килә.
2023 елда үзмәшгульләр өчен 174 ярминкә оештырылган. Моннан тыш, шәһәрдә 21 авыл хуҗалыгы ярминкәсе узган, анда республиканың сигез районы катнашкан.
Совет районы көннән-көн үсә, аның территориясендә актив рәвештә төзелеш эшләре алып барыла: узган ел биредә 19 күпфатирлы, 550 шәхси торак йорт төзелгән, социаль программалар кысаларында 103 гаилә торак шартларын яхшырткан. Быел күпфатирлы 20 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Торактан тыш, районда яңа социаль объектлар пәйда була. Хәзер Дәрвишләр бистәсендәге күптән көтеп алынган балалар дәваханәсенә торак комплекста һәм якындагы поселокларда яшәүче 11,5 мең бала йөри алачак. Чиратта – Чабаксада Гомуми практика табибы үзәген ачу. Бүгенге көндә лицензия алу белән бәйле эшләр гамәлгә ашырыла, димәк, якын арада ул да үз ишекләрен ачачак. Шулай ук агымдагы елда Даурия урамы, 16а йорт адресы буенча урнашкан хатын-кызлар консультациясе бүлеген капиталь ремонтлау планлаштырыла.
Гомумән алганда, 5 ел эчендә Совет районында алты сәламәтлек саклау объекты төзелгән. Аларның иң эреләре – Йогышлы авырулар хастаханәсе һәм Республика туберкулезга каршы клиник диспансер.
«Безнең предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан биналарның тышкы күренешенә дә зур игътибар бирелә – 5 ел эчендә Совет районында 132 предприятие фасады төзекләндерелде. Узган ел предприятиеләр тарафыннан 34 фасад ремонтланды», – дип билгеләп үтте район администрациясе башлыгы.
Районда «соры» хезмәт базарына каршы актив эш алып барыла. Мәсәлән, 2023 елда 43 комиссиядә 889 предприятие карап тикшерелгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, салым буенча – якынча 236 млн сум, хезмәт хакы буенча 5,5 млн сум бурыч түләнгән.
Рөхсәт ителмәгән сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнүче гражданнарга карата административ хокук бозулар турында 2,8 мең беркетмә төзелгән. Шулай ук законсыз торгызылган 62 сәүдә объекты сүтелгән.
Камилә Вилданова