5 ноябрьдә узган Рус телен һәм Россия халыклары телләрен яклау буенча Президент советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин: «“Милли сүзлек фонды” системасы киләсе 2025 елдан эшли башлаячак. Әлеге гаять кирәкле мәгълүматлар базасын булдыру турындагы карар хәзерге рус әдәби теленең кануни нормалары, кагыйдәләре турында рәсми белем чыганагын формалаштыру кирәклеге белән бәйле», – диде.
Система сүзләрнең дөрес язылышын, басымнарның куелышын, сүзләрнең мәгънәсен, әйтелешен тикшерергә, синонимнар, антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар һ. б. сайларга мөмкинлек бирәчәк.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, мондый ресурс үзләренең һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлекләрендә сүз белән эшләгән кешеләргә: педагогларга, студентларга, мәктәп укучыларына һәм дәүләт хакимияте вәкилләренә файдалы булачак.