Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Күләме гражданнарның медиан кеременнән исәпләнгән
Россиядә 2025 елда яшәү минимумы күләмен билгеләделәр
Россия хөкүмәте 2025 елда яшәү минимумы күләмен 17 733 сум дәрәҗәсендә билгеләде. Бу министрлар кабинетының бастырылган карарында белдерелде.

Хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумының күләме 19 329 сум, пенсионерлар өчен — 15 250 сум, балалар өчен — 17 201 сум тәшкил итәчәк.

«Яшәү минимумының зурлыгы 2023 елга медиан кеременнән исәпләнгән, ул Росстат мәгълүматы буенча 40 121 сум тәшкил иткән», — диелә хәбәрдә.

РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә искәрткәнчә, элек күрсәткеч «федераль бюджет турында закон белән билгеләнгән, ә хәзер медиан керемнән чыгып билгеләнәчәк».

«Социаль гарантияләрне тәэмин итү — безнең өстенлегебез. Кешеләр аларга тиешле ярдәмне үз вакытында һәм тулы күләмдә алырга тиеш», — дип өстәде ул.

2024-06-17T17:16:04+0300