Кунаклар транспорт системасын үстерү һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча Татарстан башкаласы тәҗрибәсе белән танышты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Алинә Бережная). Бүген Ратушада Казан Башкарма комитеты вәкилләре Якутск делегациясе белән очрашты. Яклар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар, шулай ук транспорт системасын үстерү һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча тәҗрибә алмаштылар. Чара Татарстанда Якутия көннәре кысаларында узды.
Кунакларны сәламләп, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Якутск башкаласы күптәнге партнерлар. «Без сезнең белән бик охшаш: Якутск хакимияте һәрвакыт мәдәниятләр диалогына ачык һәм Россия халыкларының интернациональ тәрбиясенә һәм берләшүенә юнәлтелгән барлык яхшы эшләрне хуплый», – диде Е.Лодвигова.
2006 елдан Якутск штаб-фатиры Казанда урнашкан «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлегенә керә. Бүлекне Казан Мэры Илсур Метшин җитәкли. Июнь ахырында Якутскида Евразия җирле хакимиятләренең VIII Конгрессы узачак. «Без Якутскидан килгән хезмәттәшләребезгә алар үзләре уздыра торган барлык эре халыкара чараларда катнашуга җәлеп итүләре өчен рәхмәтле. Тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән алмашу Казанның гармонияле үсешенә ярдәм итә. Без шулай ук шәһәр һәм республика оештырган чараларда Якутск вәкилләрен һәрвакыт шатланып сәламләрбез», – диде Казан муниципаль берәмлеге башлыгының урынбасары.
Кичә Ратушада Казан белән Якутск арасында муниципалитетара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. «Бу безнең ике яклы мөнәсәбәтләребезгә яңа этәргеч бирәчәк һәм безнең шәһәрләр халкына бер-берсенә якынрак булырга мөмкинлек бирәчәк», – дип өмет белдерде Е.Лодвигова.
«Без Казанда бишенче көн инде. Шул вакыт эчендә без шәһәрнең чиста булуын, биредә барысы да сак астында булуын билгеләп үттек, һәм бу шатландырмый кала алмый. Казан – искиткеч шәһәр», – дип үз чиратында тәэсирләре белән уртаклашты Якутск шәһәр округы башлыгы Евгений Григорьев. Ул ассызыклаганча, Татарстан башкаласы күп очракта башка шәһәрләр арасында лидер булып тора, һәм Татарстан башкаласында тормышка ашырыла торган төзекләндерү проектлары белән кызыксынды.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев шәһәрне төзекләндерү буенча беренче адымнар 2011 елда ук, урамнарны комплекслы яшелләндерү башлангач ук ясалган, дип сөйләде. Гомумән алганда, узган елларда Казанда 50 яңа иҗтимагый киңлек барлыкка килде, 20-се реконструкцияләнде. И.Куляжев төзекләндерү үткәрелә торган территорияләрне проектлау күп баскычлы, һәм шәһәр халкы белән аралашуга зур игътибар бирелә, дип сөйләде. «Иҗтимагый зонаны проектлауга керешкәнче, без халык белән очрашабыз, алар безнең белән үз идеяләре белән уртаклаша, – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Алга таба архитекторлар барлык тәкъдимнәрне берләштерә һәм иҗтимагый фикер алышуларда яңгырата торган концептуаль чишелеш тудыра, без һәр фикерне исәпкә алырга тырышабыз».
Кунакларга шәһәрдә транспорт инфраструктурасын үстерү турында транспорт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Хисаметдинов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр хуҗалыгының бу юнәлештәге масштаблы реформасы 2006 елда башланган. Бүгенге көндә Казанда 55 автобус, 6 трамвай һәм 10 троллейбус маршруты булган бердәм челтәр булдырылган. Даими рәвештә җәмәгать транспорты паркы яңартыла – шәһәр газ-мотор ягулыгында эшләүче һәм югары экологик стандартларга туры килә торган автобуслар сатып ала. Казан җәмәгать транспорты паркының уртача яше 4,5 ел тәшкил итә. Пассажирларның 90 проценты юлларга акчасыз түләү мөмкинлегеннән файдалана. Марат Хисаметдинов сүзләренчә, транспорт тармагы үсешенең киләсе баскычы метробуслар кертү булачак.
Ахырда Евгения Лодвигова шәһәр делегацияләре арасында мондый очрашулар даими булачагына өмет белдерде. «Һәрбер мәсьәлә буенча төгәл эшләячәкбез», - дип йомгаклады Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары.
Очрашуда Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, Икътисади үсеш комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Минһаҗева, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Казан ншһәр Думасы Аппаратының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Руслан Галиәхмәтов, Якутск шәһәр Думасы рәисе Альберт Семенов, Якутск шәһәр округы башлыгы киңәшчесе Сергей Сергеев, Якутск администрациясенең Тышкы элемтәләр һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыру департаменты башлыгы Владимир Аржаков һәм башкалар катнашты.