В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Параллель рәвештә эшчеләр түбәне монтажлый һәм инженерлык челтәрләрен урнаштыра
Борисоглебск бистәсендә гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге төзелеше дәвам итә. Медицина учреждениесендә бизәкләү эшләре алып барыла, түбә монтажлана, инженерлык системалары урнаштырыла. Параллель рәвештә төзүчеләр бина янәшәсендәге территорияне төзекләндерәләр.
Учреждениедә гражданнарга амбулатор шартларда беренчел табибка кадәрге һәм табиб медицина-санитар ярдәме күрсәтеләчәк, шул исәптән диагностика, дәвалау, кан алу, хроник авыруларны күзәтү, вакцинация булачак.
Бер сменага үзәккә җиде бала һәм 30 га якын өлкән кеше килә алачак. Медицина учреждениесе штаты терапевт, фельдшер, акушер, педиатр, шәфкать туташлары һәм башка белгечләрдән торачак.
Борисоглебск бистәсе 7 нче балалар шәһәр клиник хастаханәсеннән биш чакрым ераклыкта һәм 12 нче шәһәр хастаханәсенә кадәр 10 чакрым ераклыкта урнашкан. Беркетелгән өлкәннәр саны – 1248, ә балалар саны – 679. Елдан-ел бу күрсәткечләр арта бара, шуңа күрә бистәдә медицина учреждениесе төзү зарурлыгы туды.
Гомуми практика табибы һәм педиатр үзәген май аенда башладылар. Эшләрне ел ахырына төгәлләү планлаштырыла, учреждениенең мәйданы 395 кв.метрны тәшкил итәчәк. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча алып барыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Салават күпере торак районында 60 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк поликлиника төзелеше тәмамлана. Быел Казанда «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыруга 1,5 млрд сум бүлеп бирелгән.