Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.01.2025, 12:21

Казанда сынау режимында бина түбәләрендәге кар бүрекләрен автоматик рәвештә теркиләр

Якын көннәрдә җиһазларны административ хокук бозуларны рәсмиләштерү өчен кулланачаклар

Казанда тест режимында биналарның тотышында хокук бозулар теркәлә: түбәләрдә кар бүрекләре, граффити яки фасадларда белдерүләр булу. Якын көннәрдә административ хокук бозуны рәсмиләштерү өчен җиһазларны тулысынча куллана башлау планлаштырыла. Белгечләр параллель рәвештә төрле җитештерүчеләрнең аппарат базасы мөмкинлекләрен өйрәнәләр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, шәһәрнең тотышын контрольдә тоту өчен ясалма интеллектны 2016 елда куллана башлаганнар. Ул вакытта Казанда яшел зоналарда автомобильләрне автоматик рәвештә теркәүнең беренче комплекслары барлыкка килде. Әйтик, узган ел эчендә әлеге төр хокук бозулар буенча административ комиссиягә 17 меңнән артык материал тапшырылган – бу 2023 елга караганда бераз кимрәк. Хәзер шәһәрнең яшел зоналарын цифрлаштыралар: эшләр 453 адрес буенча 10 мең кишәрлектә үткәрелгән. Тиздән аларда машина куюны кышкы чорда да автоматик рәвештә теркәп куя башлаячаклар.

«Кара җиргә кадәр йөрелгән территорияләрнең артуы аеруча борчу тудыра. Алар тулысынча яшел япмасыз, агачлар һәм куаклар һәлак булган. 2023 елда 31 шундый адрес булган, ә хәзер аларның саны 43 кә кадәр арткан», – дип игътибар итте Наил Минвәлиев.

2024 елдан Казанда автоматик рәвештә йөкләрне япмасыз ташуны һәм контейнер мәйданчыклары янында машиналарны калдыруны теркиләр. Алар буенча 10 мең 710 хокук бозу ачыкланган һәм карауга тапшырылган. Моннан тыш, хәрәкәт полосаларының карлы булуын, аларда колея булуын теркәү системасы да эшли.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.01.2025
Видеорепортаж
13.01.2025 12:19
2024 елда Казанны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 1249 беркетмә төзелгән
Барлык яңалыклар

Казанда сынау режимында бина түбәләрендәге кар бүрекләрен автоматик рәвештә теркиләр

<p> Казанда тест режимында биналарның тотышында хокук бозулар теркәлә: түбәләрдә кар бүрекләре, граффити яки фасадларда белдерүләр булу. Якын көннәрдә административ хокук бозуны рәсмиләштерү өчен җиһазларны тулысынча куллана башлау планлаштырыла. Белгечләр параллель рәвештә төрле җитештерүчеләрнең аппарат базасы мөмкинлекләрен өйрәнәләр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев хәбәр итте. </p> <p> Аның сүзләренчә, шәһәрнең тотышын контрольдә тоту өчен ясалма интеллектны 2016 елда куллана башлаганнар. Ул вакытта Казанда яшел зоналарда автомобильләрне автоматик рәвештә теркәүнең беренче комплекслары барлыкка килде. Әйтик, узган ел эчендә әлеге төр хокук бозулар буенча административ комиссиягә 17 меңнән артык материал тапшырылган – бу 2023 елга караганда бераз кимрәк. Хәзер шәһәрнең яшел зоналарын цифрлаштыралар: эшләр 453 адрес буенча 10 мең кишәрлектә үткәрелгән. Тиздән аларда машина куюны кышкы чорда да автоматик рәвештә теркәп куя башлаячаклар. </p> <p> «Кара җиргә кадәр йөрелгән территорияләрнең артуы аеруча борчу тудыра. Алар тулысынча яшел япмасыз, агачлар һәм куаклар һәлак булган. 2023 елда 31 шундый адрес булган, ә хәзер аларның саны 43 кә кадәр арткан», – дип игътибар итте Наил Минвәлиев. </p> <p> 2024 елдан Казанда автоматик рәвештә йөкләрне япмасыз ташуны һәм контейнер мәйданчыклары янында машиналарны калдыруны теркиләр. Алар буенча 10 мең 710 хокук бозу ачыкланган һәм карауга тапшырылган. Моннан тыш, хәрәкәт полосаларының карлы булуын, аларда колея булуын теркәү системасы да эшли. </p>