В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
29 нчы декабрьдән 8 гыйнварга кадәр муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк
Татарстан башкаласында кышкы каникулларда, 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча йөриячәк. Яңа ел төнендә автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар эше 2:00 гә кадәр озайтылачак, ә метрополитен 0:00 гә кадәр ачык булачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
Раштуа бәйрәмендә төнге хезмәттән соң, 7 гыйнварда, «КАИ» тукталышына махсус транспорт бирү оештырылачак. 2:00 сәгатьтән пассажирларны 10, 23, 30, 60, 89 нчы номерлы автобуслар көтәчәк. Алар шәһәрнең барлык районнарына юл тотачак.
«Бәйрәм атмосферасын булдыру өчен предприятиеләр хәрәкәт итүче составлар һәм метрополитен станцияләрен бизәде», – дип билгеләп үтте докладчы. Бәйрәм көннәрендә җаваплы затлар кизү торачак, дип өстәде ул. Машина йөртүчеләр һәм кондукторлар белән террорчылыкка каршы һәм янгын куркынычсызлыгы, пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасы буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде.
Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар барлык мәсьәләләр буенча транспорт комитетының кайнар линиясенә +7(843)223-28-28 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. 31 нче декабрьдән 1 нче гыйнварга кадәр шалтыратулар тәүлек буе, калган көннәрдә – 8:00 сәгатьтән 17:00 гә кадәр кабул ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 29 нчы декабрьдән 8 гыйнварга кадәр урам-юл челтәрләре буенда урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.