Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 180 меңгә якын турист килгән
Каникулларда рестораннарның кереме узган ел белән чагыштырганда 15-20% ка арткан
29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казанга 180 меңгә якын турист килгән, бу узган Яңа ел каникулларына караганда 6,5% ка күбрәк. ТР һәм Казан кунакханәләре ассоциациясе мәгълүматлары буенча, бәйрәмнәр чорында кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 79% тәшкил иткән, ә 3—5 гыйнварда 100% ка җиткән.
Казан Кремлендә бәйрәмнәрдә 268 мең 562 кунак булган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 41% ка күбрәк. «Ривьера» аквапаркында да килүчеләр 15,6% ка күбрәк булган. 11 көн эчендә анда 23 мең 82 кеше булган. ТР Милли музее 12 мең 258 кунак кабул итте, бу узган Яңа ел бәйрәмнәре белән чагыштырганда 40% ка диярлек күбрәк. 1200гә якын кеше City Sightseeing ике катлы автобусында экскурсия ясады. Бу узган ел белән чагыштырганда 7,5% ка күбрәк.
Казан рестораннарының күбесендә Яңа ел банкетлары җәй һәм көз көннәрендә үк броньланган булган. Бәйрәмнәрдә оешмаларның йөкләнеше 100% тәшкил итте. Рестораннарның кереме бу көннәрдә 15-20% ка арткан. Уртача чек 1200 сум тәшкил иткән.
Сбераналитика платформасы мәгълүматлары буенча, туристлар Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казанда якынча 1,2 млрд сум сарыф иткән. Бу 2023 елга караганда 19% ка күбрәк.