В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл участогы тәре йөреше вакытында ябылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). 15 нче апрельдән 16 нчы апрельгә каршы төндә Казанның Челюскин урамында транспорт хәрәкәте һәм парковкасы чикләнәчәк. Бу Изге Иоанн Кронштадтский чиркәве янында Пасха гыйбадәтләре һәм тәре йөреше үткәрү белән бәйле. Башкарма комитет карары Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының 13 нче номерында басылып чыкты.
16 нчы апрель төн уртасыннан 00:20 сәгатькә кадәр Челюскин урамының Социалистик урамыннан Побежимов урамына кадәрге участогы транспорт хәрәкәте һәм парковкасы өчен ябык булачак.
15 нче апрельдә Казанның барлык гыйбадәтханәләрендә һәм монастырьларында Пасханы бәйрәм итүгә багышланган төнге гыйбадәтләр узачак. Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборында гыйбадәт 23:00 сәгатьтә башланачак. Төнге Пасха хезмәте тәмамланганнан соң, дин тотучылар өчен махсус җәмәгать транспорты оештырылачак.