В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шимбә көнне көндез һәм төнлә шәһәр юлларында 689 юл хезмәткәре эшләгән
Денис Гордийко фотосы
Казанда көчле кар яву нәтиҗәләренә каршы көрәш дәвам итә. Узган тәүлектә юлларны һәм тротуарларны кардан чистарту эшенә 1353 берәмлек махсус техника һәм 689 юл эшчесе җәлеп ителгән. Бу соңгы елларда кар яву нәтиҗәләрен җайга салу өчен кулланыла торган техника буенча рекордлы сан санала. Башкала урамнарында юлларны бозлавыктан арындыру һәм кар себерү эшләренә җәлеп ителгән катнаш юл машиналарын һәм щеткалы тракторларны күрергә була.
Рекордлы сандагы мондый техниканы «Буран» планы ярдәмендә җәлеп итә алганнар. Шәһәр халкыннан бу көннәрдә шәхси автотранспорттан файдаланмый торулары сорала, мәктәпләрдә көндезге дәресләр, өстәмә түгәрәкләр, секцияләр туктатылган; предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрне мөмкин булганча дистанцион эшкә күчерергә өндиләр.
Бүген көндез Казан урамнарында 717 берәмлек махсус техника һәм 561 юл хезмәткәре эшли.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында инде дүртенче тәүлек көчле кар ява. Җомга көнне шәһәрдә «Буран» планы гамәлгә кертелде. Синоптиклар фаразлавынча, кар 3 февральгә кадәр явачак.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.