Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә коррупциягә каршы республика форумы узды
9 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә, «Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк» технопаркында коррупциягә каршы республика форумы уздырылды.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне һәркемнең, шул исәптән дәүләтләр, хөкүмәт, дәүләт хезмәткәрләренең, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, массакүләм мәгълүмат чаралары, шәхси сектор, гражданлык җәмгыяте, фәнни даирәләр, җәмәгатьчелек һәм яшьләрнең хокукларын һәм бурычларын ассызыкларга тиеш.
Форумда катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары, мәгариф, фәнни һәм эшмәкәрлек берләшмәләре, коррупцияне профилактикалау чараларын тормышка ашыруда катнашучы иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, РФнең кайбер субъектларының коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау органнары җитәкчеләре.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева мөрәҗәгать итте, ул коррупциягә каршы көрәштә иң мөһиме — хакимиятнең һәм җәмгыятьнең үзара тырышлыгы, дип ассызыклады.
Форум эшендә Казан шәһәре Мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев актив катнашты.
Форумның дискуссия утырышы Авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь комплекс, мәгариф, экология, Ритуал хезмәтләр, халыкка медицина хезмәте күрсәтү һ.б. өлкәләрдә коррупция куркынычлары турында фикер алышуга багышланган иде.
Форум азагында коррупциягә каршы юнәлешле конкурсларда җиңүчеләр һәм үткәрелә торган чаралар активистларын бүләкләү булды.
Форумны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, «Татарстан – Яңа Гасыр»телеканалы оештырды.
2022-12-09T18:30:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.