Программада ТР башкаласының югары уку йортларыннан һәм көллиятләреннән 37 кеше катнаша.
Фото: Кадрлар сәясәте идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче март). Бүген Казан Мэриясендә стажировка башланды. Икенче агымда Татарстан башкаласының югары уку йортлары һәм көллиятләренең 37 студенты катнашты. Ике ай дәвамында алар муниципалитет эше, шәһәрнең төп проектлары һәм төп инфраструктура объектлары белән танышачаклар.
Стажировка программасын ачуда Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алиев катнашты. «Бүген без студентларны һәм, бәлки, булачак хезмәттәшләребезне стажировка программасында сәламләүгә шатбыз. Узган агымдагы стажерларның 30% диярлек шәһәр командасының бер өлеше булды – бу дөрес юнәлештә баруыбызның чыннан да яхшы күрсәткече. Хәзер биредә төрле һөнәр ияләре бар, һәм аларның һәрберсе өчен Казан Мэриясендә күңелгә хуш килерлек эш табылачак. Яңа белемнәргә һәм казанышларга ачык булыгыз, сезне бай программа һәм шәһәрнең әйдәп баручы идарәчеләре белән танышу көтә», – дип мөрәҗәгать итте ул студентларга.
Стажерларга старт җыелмалары тапшырылды, шулай ук һәр катнашучы турында презентация рәвешендә тормыштан кызыклы фактлар әзерләнде. Узган елгы чыгарылыш стажерлары (хәзер инде Мэрия хезмәткәрләре) символик рәвештә «эстафета таягын» балаларга тапшырдылар: һәр катнашучыга шәхсән түштамгалар беркеттеләр.
Стажировканың беренче көнендә студентлар өчен эшлекле уен әзерләнде, анда алар Казан Мэриясе тарихы һәм структурасы белән таныштылар. Уен барышында аларга Мэрия хезмәткәрләре булырга һәм шәһәрнең мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә