Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2025, 15:31

«Залесный» мәдәният үзәгендә Мостай Кәримгә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла

Чарада фронтовик шагыйрьнең әсәрләреннән өзекләр укылачак

Иртәгә «Залесный» мәдәният үзәгендә «Мостай Кәрим: тормышы белән горурланырга хаклы әдип» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Тамашачыларга иҗади чыгышлар белән бергә, башкорт халкының күренекле фронтовик шагыйре әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителәчәк.

Кичәдә «Залесный» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркемнәр һәм артистлар, шулай ук Казандагы «Башкорт корылтае» башкорт милли-мәдәни автономиясе вәкилләре катнашачак. Мостай Кәрим әсәрләреннән рус, татар һәм башкорт телләрендә өзекләр уку чараның төп вакыйгасы булачак.

«Сентябрь. Мостай Кәрим вафат булган ай. Киләсе чараны без 20 октябрьдә аның туган көнендә бик зурлап уздырырга ниятлибез», - диде «Залесный» мәдәният үзәге директоры, «Башкорт корылтае» җитәкчесе Тимур Йосыпов.

Искә алу кичәсе бушлай оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Чара сәгать 14:00 дә башлана.

Чараны оештыручылар – «Залесный» мәдәният үзәге, Татарстан халыклары ассамблеясы һәм дуслык йорты ярдәме белән Татарстан Республикасының «Башкорт корылтае» башкорт милли-мәдәни автономиясе, Казан мэриясе һәм Президентның мәдәни инициативалар фонды.

Барлык яңалыклар