В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш суүткәргечтә авария очрагы килеп чыгу белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанның Нагорный бистәсендәге кайбер йортларда яшәүчеләр вакытлыча салкын сусыз калды. Әлеге күренеш Биектау урамы, 4 адресы буенча урнашкан суүткәргечтә авария очрагы килеп чыгу белән бәйле.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, салкын су түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларда авария җайга салынганчы туктатылган:
Биектау урамы, 3, 4, 4А, 5, 9, 9А, 14;
Дорожная урамы, 24;
Круговая урамы, 14, 16;
Ягодная урамы, 47, 47Б, 80Б.
Сораулар булган очракта, предприятиенең телеграм-каналы чатына мөрәҗәгать итәргә була.