В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын арада консультацияләр «Ак Чәчәкләр» бульварында һәм «Черек күл» паркында планлаштырылган
Августта Казан паркларында психологлар белән бушлай очрашулар сериясе дәвам итәчәк. Чаралар «Ак Чәчәкләр» бульварында һәм «Черек күл» паркында узачак.
Очрашуда катнашучылар хәвеф-хәтәр белән ничек көрәшергә, мәдәни кодның төрле бәйлелек белән элемтәсе турында фикер алышырга, шулай ук үткәннең ни өчен җылы тоннарда еш кабул ителүен, ә хәзергесе катлаулы булып тоела.
Очрашулар графигы:7 августта 18:30 да – Темасы: «Борчылу: чыганаклар һәм җиңү методлары».
21 августта 18:30 да – Темасы: «Социаль челтәрләр һәм үзбәя: лайклар тозагы».
«Черек күл» паркы:
10 августта 17:00 дә – Темасы: «Мәдәни кодтан бәйлелеккә».
24 августта 17:00 дә – Темасы: «Үткәннәр буенчча ностальгия: психология аспекты».
Барлык очрашуларга керү ирекле.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында тормышка ашырыла.