В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу елны урамнарның 12 участогы, төп магистральләрдә ике күпер, өч иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән
Казанда илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты буенча бу елда башкарыласы эшләр тәмамланган. Илкүләм проект ярдәмендә урамнарның гомуми озынлыгы 7 чакрымга сузылган 12 участогы, Достоевский урамында һәм Болак ермагы аша ике күпер төзекләндерелгән, Кремль урамында яңа сквер ачылган, Серов урамы һәм Акчарлак күле янында бульвар төзекләндерелгән. Казан мэры Илсур Метшин фикеренчә, илкүләм проектлар муниципаль берәмлекләргә уңайлы һәм имин шәһәр инфраструктурасын булдыру мөмкинлеген көчәйтүе белән әһәмиятле.
Денис Гордийко фотосы
Бу елны Казанда ил күләмендә тугыз проект гамәлгә ашырыла. «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында гомуми озынлыгы 7 чакрымга сузылган 12 юл участогында төзекләндерү эшләре тәмамланган. Эшләр юлларның асфальт-бетон өслеген төзекләндерү белән генә чикләнмәгән. Проектка кертелгән юл участокларында шулай ук тротуарлар төзекләндерелгән, кайберләрендә велосипед юллары ясалган, юл хәрәкәте иминлеге элементлары: юл билгеләре, коймалар, ясалма юл тигезсезлекләре һәм машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең, велосипедчыларның иминлеген тәэмин итә торган башка мөһим элементлар урнаштырылган һәм яңартылган.
Шулай ук «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты нигезендә Казанда шәһәрнең урам-юл челтәрендә мөһим роль уйный торган ике күпер яңартылган. Әйтик, күптән түгел, Болак ермагы аша Кави Нәҗми урамына алып чыга торган Романов күперен төзекләндерү эшләре тәмамланган. Объектның күпер аша кешеләр уза яки транспорт йөри торган өлеше тулысынча торгызылган, вак таш белән тутырылган челтәр корылмалар, терәк диварлар, кырый һәм арадаш терәкләр, күпергә якын килү юллары төзекләндерелгән, күпер корылмасына килеп тоташа торган урыннар ныгытылган, янәшәдәге җирлектә яшеллек торгызылган. Күпер 32 метр озынлыкта, аның аша кешеләр уза яки транспорт йөри торган өлеше диафрагмалар белән берләштерелгән 14 тимер-бетон җайланмадан гыйбарәт.

Достоевский урамында тимер юл аша автомобиль күпере төзекләндерелгән. Күпернең аскы катында плитәләр яңарттылган, терәүләр көчәйтелгән, һәм сөзәклекләрне ныгытканнар. Күперне төзекләндерү барышында белгечләр 3 мең квадрат метрга якын яңа юл өслеге салган һәм 420 квадрат метр тротуарны төзекләндергән. Моннан тыш, юлүткәргечтә 222 метр борт ташы алыштырылган, 100 метр чамасы юл киртәсе һәм култыксалы киртәләр куелган.

Юл челтәрен яңартудан тыш, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүне дә үз эченә ала. Казанда эшләр өч территориядә алып барылган. Әйтик, Зур Акчарлак күле территориясенең беренче чираты төзекләндерелгән. 2,1 га мәйданлы участокта – 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсеннән алып перинаталь үзәккә кадәр – күлнең үсемлекләрен һәм хайваннарын саклауга зур игътибар бирелгән. Элегрәк койма белән уратып алган территориядә хайваннарны күзәтү өчен агач түшәмле пирслар ясаганнар, җәяү йөрү өчен юллар ясаганнар һәм яктырткыч җайланмалар урнаштырганнар, кәһвәханәле һәм бәдрәфле павильон ачканнар, 350 агач һәм меңгә якын куак утыртканнар.

Төзекләндерү эшләренең бер өлеше тәмамланган Серов урамындагы бульварда эшләр дәвам итә. Биредә күл территориясе торгызылган, иҗтимагый киңлек яңа күпфункцияле мәйданчыкка әйләнгән: лекторий һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен махсус ясалган велосипедларны вакытлы куллануга биреп тору урыны булган экопавильон төзелгән. Эшләр киләсе елда дә дәвам итәчәк.

Кремль урамындагы сквер туристлар өчен яңа истәлекле урынга әйләнде. Биредә фонтанны төзекләндерү эшләре башкарылган, юл өслеге һәм коймалар яңартылган, территория яшелләндерелгән. Бронзадан ясалган 3 метрлы «Зилант Саклаучы» скульптурасы скверның үзәк элементы булып тора. Кичке вакытта, сихри серлелек тудырып, фонтан һәм скульптура яктыртыла. Скверны төзекләндерү барышында яшелләндерүгә зур игътибар бирелгән: 615 квадрат метр мәйданга 1,8 меңнән артык декоратив куак утыртылган. Зилант скульптурасын күзәтү юнәлешен капламасыннар дип, үсемлекләрнең тәбәнәк сортлары сайлап алынган. Алар арасында слива яфраклы дүшәнне, гортензия, роза, япон спиреясын күрергә була. Шулай ук заманча су сибү системасы белән җиһазландырылган 300 квадрат метр рулонлы газон җәелгән.

Элегрәк Казанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты нигезендә Киров районында Горький шоссесы төзекләндерелгән иде. Музыкаль урамыннан алып М7 «Волга» трассасына кадәр 11,5 чакрым озынлыктагы участокта эшләр 2022 елдан алып барылган. Магистраль алты полосага кадәр киңәйтелгән, биредә Татарстанда беренче булган өч катлы юл чишелеше, эстакада, тоннель, борылыш урыннары, шулай ук җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләре төзелгән. Бу корылмалар трассада светофорсыз хәрәкәт итү мөмкинлеген булдырган.

Шәһәрнең Совет районында Вознесение трактының икенче чиратын эшләтеп җибәрделәр. Магистральнең 8 чакрымга якын участогы Мамадыш трактын йөкләнештән азат итәргә тиеш – хәзерге вакытта машина йөртүчеләр шәһәрдән алты-җиде минут эчендә чыга ала. Трассаның буеннан-буена ясалма яктырткычлар куелган, юл буенда җир өсте һәм җир асты җәяүлеләр кичүләре, велосипед юллары төзелгән. Мондый алымнар хәрәкәтнең куркынычсызлыгын арттырачак. Түләүле участокта машина йөртүчеләргә туктамый гына хәрәкәт итү һәм юл өчен түләргә тизлекне киметмәү мөмкинлеге бирә торган «Ирекле агым» системасын тоташтырганнар.