В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ПЖКХ идарә компаниясенең төбәк операторы калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен тагын 200 дән артык савытны ел ахырына кадәр яңаларына алыштырачак
Казанда калдыкларны төрләргә бүлеп җыю системасын камилләштерү эше дәвам итә. Искергән контейнерларны заманча яңа төрләргә алыштыралар. Хәзерге вакытта икенчел чимал җыю өчен урнаштырылырга тиешле 2310 сары контейнерның 226 сы алыштырылган. Яңа чүп савытларын шәһәрнең 1978 контейнер мәйданчыгына куйганнар. Контейнерлар тотрыклы үсеш стратегиясе һәм калдыкларны дуаль җыю системасы кысаларында алмаштырыла.
Калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен куелган яңа чүп савытларын Константиновка (Солнечная урамы, 26, Интернациональная урамы, 33), Вознесение (Профсоюз урамы, 53б), Нокса (1 нче Нокса урамы, 29), Станциядәге Дәрвишләр (1 нче Станция урамы, 9) бистәләрендә, Губкин урамындагы 10-13 йортлар ишегалдында, Четаев урамындагы 34 йорт ишегалдында һәм башка торак массивларда күрергә мөмкин.
Гадәттәгечә, аларга икенчел чимал буларак кулланып була торган 5 төрле калдыкны: пыяла (шешәләр, төсле һәм үтә күренмәле банкалар), металл (алюминий һәм корыч банкалар, капкачлар), кәгазь (картон, офис кәгазе, газета-журналлар), пластик эшләнмәләр (шешәләр, канистрлар, флаконнар, контейнерлар, 1-5 маркировкалы пакетлар), тетрапак савытларны (соклардан, сөттән һәм башка продуктлардан бушаган савыт) салырга мөмкин.
Калдыкларны җентекләп сортларга аеру буенча шәһәрдә ике җыю ноктасы эшли. Родина урамы, 45 йорт янындагы пунктка 2025 елның апреленнән 65 тонна тирәсе икенчел чимал тапшырылган, ә 2023 елның көзеннән эшли торган Васильченко урамы, 6 йорт янындагы пунктка 107,3 тонна калдык калдырганнар.
Калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен кулланыла торган контейнерлар мондый масштабта беренче тапкыр яңартыла.
Металл контейнерлардан аермалы буларак, икенчел пластиктан ясалган яңа савытлар һава шартларына, коррозиягә һәм механик яктан ватылу-ярылу үзенчәлеге буенча чыдамрак, аларны озак вакыт дәвамында кулланып була, ди белгечләр. Савытларның заманча эшләнүе һәм ачык сары төстә булуы шәһәр халкына икенчел чималны төрләргә бүлеп салу кирәклеген искәртеп торачак. Контейнерланың җиңел булуы аларны бер урыннан икенче урынга күчергәндә эшчеләр өчен уңайлык тудырачак. Моннан тыш, аларның икенчел чималдан җитештерелүе әйләнә-тирәбезне чүптән саклауда тагы бер үрнәк гамәл буларак карала.
«Казанда калдыкларны төрләргә бүлеп җыю системасын камилләштерү юнәлешендә эзлекле эш алып барабыз. Контейнерларны калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен алыштыру – ул, беренчедән, шәһәр халкы өчен уңайлы булса, икенчедән, эш юнәлешен заманчарак һәм нәтиҗәлерәк итә торган тагы бер мөһим адым. Икенчел пластиктан ясалган контейнерларны куллану ул – җыеп алынган икенчел чималның хуҗалык әйләнешенә кире кайтуын күрсәтә торган ачык мисал», - диде ПЖКХ идарә компаниясенең төбәк операторы генераль директоры Евгений Чекашов.
Ел ахырына кадәр калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен тагын 200 дән артык савыт яңаларына алыштырылачак. Ә бу исә Казан халкына калдыкларны дөрес итеп төрләргә аеру мөмкинлеге бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда дуаль җыю системасы актив үсеш ала. Моның нигезендә калдыклар ике төргә: катнаш (яшел контейнерлар) һәм эшкәртү өчен яраклы икенчел чимал (сары контейнерлар) төрләренә бүленә.
Калдыкларны дуаль җыю системасын кертү шәһәрнең, эшкәртелә торган калдыклар өлешен арттыруга, полигоннарда калдыкларны юкка чыгару күләмен киметүгә һәм халык арасында экологик үзаң булдыруга юнәлдерелгән экологик стратегиясенең бер өлеше булып тора.
2024 елда «ПЖКХ» идарә компаниясе актив шәһәр халкы тарафыннан тапшырылган 3935 тонна күләмендәге икенчел чималны кабат эшкәртү өчен җибәргән. 2025 елның 9 ае дәвамында әлеге күрсәткеч 5 178 тоннаны тәшкил итә.