Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2018, 13:50

Казанда бер ел эчендә җитештерүдә үлемгә китерә торган һәлакәтләр саны ике тапкыр кимегән

17 оешма хезмәт хаклары буенча бурычларын бетергән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль, Екатерина Виславская). 2017 елда Казанда, 2016 ел белән чагыштырганда, җитештерүдә үлемгә китерә торган һәлакәтләр саны ике тапкыр кимегән. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга структур бүлекчәләрнең традицион отчет бирү барышында Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов хәбәр итте.

“Яшәү сыйфатын арттыру төп бурычларның берсе булып тора. Әлеге эшне без хезмәтне саклау координацион советы һәм тормыш сыйфатын арттыру комиссиясе кысаларында башкарабыз”, - диде комитет башлыгы.

2017 елда Казанда 51 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шуларның 17-се үлемгә китергән. Чагыштыру өчен: 2016 елда 32 бәхетсезлек очрагы үлем белән тәмамланган.

“Болар артыннан арысы да күзәтә: министрлык, республика программасы, муниципалитет. Быел МУПларда үлем очрагы булмады”, - диде җитәкченең транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Шакиров.

Хисап бирү барышында Тормыш сыйфатын арттыру һәм керемнәрне легализацияләү шәһәр комиссиясе эше турында да сүз булды. Комиссия 1268 оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшереп, 146 утырыш уздырган. Барлык хокук бозулар очраклары буенча эшләр Прокуратураның территориаль органнарына җибәрелгән.

Моның ярдәмендә, 2017 елда хезмәт хакларын арттыру турында 17,6 меңнән артык килешү төзелгән һәм 5,3 меңгә якын эшче яңа килешүләр белән эшкә керешкән. Моннан кала, 17 оешма хезмәт хаклары буенча 25 млн сумлык бурычларын бетергән. Бүгенге көндә 11 оешманың хезмәт хаклары буенча 45,6 млн сумлык бурычлары бар.

Фоторепортаж
Икътисади блокның Казан Мэры каршында хисабы
Барлык яңалыклар