В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ташлама гамәлгә кертелгәннән соң җәйге верандалар саны 2,5 тапкырга арткан
Денис Гордийко фотосы
Казанның кафе һәм ресторан хуҗаларына муниципаль җирдә җәйге верандаларны бушлай урнаштыру мөмкинлеге бирә торган ташламалы механизмның гамәлдә булу вакытын озайттылар. Кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән әлеге чара алтынчы ел рәттән гамәлдә булачак, дип хәбәр итте Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин.
Ташлама җәмәгать туклануы үсешенә уңай йогынты ясаган. 2019 елда ташламалар кертелгәнче шәһәрдә 50 веранда булса, узган елны инде 128 кафе һәм ресторан үз верандаларын муниципаль җирдә бушлай урнаштырган.
Верандаларны бушлай урнаштыру мөмкинлеге 2020 елда шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән кризиска каршы ярдәм чарасы буларак кертелгән иде. Агымдагы сезонда эшмәкәрләрдән гаризалар саны үсүе дәвам итәр дип көтелә.
«Казанда кече һәм урта эшмәкәрлек шәһәр икътисады өчен төп әһәмиятен саклап кала: тулай төбәк продуктның 42,5 проценты нәкъ менә кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә һәм казанлыларның өчтән бере әлеге юнәлештә эшли. Без эшмәкәрнең Казанда эшләве һәм аның эш юнәлешен үстерү белән кызыксынабыз, уңайлыклар булдырырга тырышабыз», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
2025 елда кече предприятиеләрнең товар әйләнеше, якынча бәяләүләр буенча, 842 миллиард сумны тәшкил иткән, шуның 41 миллиард сумы җәмәгать туклануы өлкәсенә туры килә.
2025 ел нәтиҗәләре буенча шәһәрдә 86 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли. Аларның 4000 нән артыгы – җәйге верандалы кафе һәм рестораннарны да кертеп, җәмәгать туклануы предприятиеләре. Җәйге верандаларга килгәндә, алар ташламалар кертелү ярдәмендә шәһәр өчен кирәкле форматка әйләнде.