В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Матди булмаган ярдәм күләме 500 мең сумнан артып киткән
Марат Мөгыйнов фотосы
«Игелекле эш өчен кабыз» акциясе кысаларында шәһәр халкы сәламәтлекләре чикле һәм инвалид 31 балага ярдәм иткән. Аның нәтиҗәләре буенча 1 миллион 210 мең сум күләмендә акча җыелган.
Акциядә эшмәкәрлек секторы актив катнашкан. Аның вәкилләре хастаханәләрдә дәваланучы балаларга ярдәм максатыннан 70 мең 614 сум акча биргән. Моннан тыш, хәйрия чараларында һәм аукционнарда 650 мең сум акча җыя алганнар.
«Юмарт сишәмбе» һәм «Юмарт Чәк-чәк» кысаларында республиканың 30 дан артык коммерцияле булмаган оешмасы чараларны мөстәкыйль оештырган. Алар арасында – остаханәләр, күргәзмәләр, концертлар һәм ярминкәләр. Чараларда җыелган иганәләр суммасы 335 мең 573 сумны тәшкил итә.
Шәһәр әлеге акциягә шулай ук үзеннән өлеш керткән. Казан урамнарында игелекле гамәлләр кылуга өндәгән «Давай Щедрее, громЩе, ярЩе!» дигән баннерлар урнаштырылган.
«Акциянең форматы нәтиҗәле булып чыкты, әмма киләчәктә без катнашучыларның теләкләрен исәпкә алачакбыз – күп кенә хәйриячеләр күләгәдә калырга һәм үзләре турында артык мәгълүмат җиткерми генә ярдәм итәргә тырыша. «Юмарт Чәк-чәк» акциясе янәдән Казандагы хәйриячелекнең уртак эш булуын күрсәтте», - дип билгеләп үтте «Юмарт сишәмбе»нең Татарстан Республикасындагы координаторы Динә Гөбәшева.
«Юмарт сишәмбе» кысаларында шулай ук «Юмарт яшьтәгеләр өчен теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясе үткәрелгән. Әлеге чарада өлкән яшьтәге ялгыз казанлыларга бүләкләр тапшырылган.
Моннан тыш, акциядә студент-волонтерлар катнашкан, алар үз чараларын оештырган һәм үткәргән. Менталь тайпылышлары булган яшүсмерләр «Юмарт Чәк-чәк» турында 12 мультфильмнан торган анимацияле сериал булдырганнар. Шулай ук акциягә экскурсоводлар да кушылган, алар шәһәрнең истәлекле урыннары буенча хәйрия экскурсияләре оештырган.
Исегезгә төшерәбез, бу елны Татарстан башкаласы беренче тапкыр «Юмарт сишәмбе» Бөтенроссия акциясенә кушылды. «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, ярдәм итү теләге белән янып яшәгән эшмәкәрләрне, волонтерларны һәм шәһәр халкын берләштергән «Юмарт Чәк-чәк» акциясен оештырды.
Хәйрия акциясенең беренче дулкыны кысаларында – 20 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр – 1 миллионнан артык иганә җыелган. Остаханәләр һәм хәйрия чаралары белән бергә, 98 инклюзив чара уздырылган.