"Вертолет" яшьләр үзәгендә учреждениеләрдә бухгалтерлык һәм финанс эшчәнлеген алып бару темасына семинар узды. Чарада учреждениеләр җитәкчеләре һәм баш бухгалтерлар катнашты.
Модератор ролендә Казан Мэрының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев чыгыш ясады, ул шулай ук бюджет үтәлешен контрольдә тоту һәм учреждениеләрнең финанс һәм башка эшчәнлеген контрольдә тоту чаралары, шулай ук характерлы хокук бозулар турында сөйләде.
Кыям Айрат улы шулай ук коррупциягә каршы законнардагы керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр бирү өлешендәге яңалыклар турында сөйләде.
Казан муниципаль учреждениеләренә бухгалтерлык хезмәте күрсәтү үзәге идарәче директоры Юрий Синников учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗәле бухгалтерлык хезмәте күрсәтү турында сөйләде.
Казанның Конкурент сәясәт һәм сатып алулар буенча Дирекциясе җитәкчесе Равил Мөдәрисов 44-ФЗ нигезендә муниципаль заказчылар тарафыннан сатып алулар турында доклад белән чыгыш ясады.
Чыгышлар тәмамлангач, спикерлар семинарда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр. Кыям Беляев җыелганнарны учреждениенең финанс-хуҗалык эшчәнлеген алып бару мәсьәләләренә җаваплы карарга өндәде һәм вазыйфаи затларның шәхси җаваплылыгы турында искәртте.