В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бистәләрдә 386 йортка су басу куркынычы яный
Марат Мөгыйнов фотосы
11 һәм 12 мартта Казанда су басу очракларына әзерлекне тикшерү максатыннан команда-штаб укулары уздырыла. 10 марттан район администрацияләрендә язгы ташуга каршы комиссия әгъзаларының тәүлек буе кизү торуы оештырыла. Әлеге эш шулай ук идарәче компанияләр базасында да тәүлек буе алып барылачак.
Март уртасыннан елгаларда җиде гидропост эше оештырыла.
Синоптиклар фаразлавынча, мартның өченче декадасында һава кояш нурларында җылынып, ай ахырына һава температурасы +8 градуска җитәчәк. Кар менә шул вакытта ныклап торып эри башлаячак. Бу елгы кыш явым-төшемнәргә бай булды, шәһәрдә рекорд күрсәткечләр: башкалада кар катламының калынлыгы урыны белән берәр метрга җитә. Хәзерге вакытта коммуналь хезмәтләр шәһәр урамнарыннан һәм ишегалды территорияләреннән кар чыгару эшен дәвам итә. 2025/2026 елгы кыш башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 1 138 190 тонна кар чыгарылган.
Бу елгы язда 12,6 квадрат километр мәйданга чын мәгънәсендә су басу куркынычы яный. Борисоглебск, Сухая Река, Савиново, Красная горка, Ягодная Слобода, Салмачы, Беренче май, Мирный, Царицыно, Карьер, Әки, Малые Клыки, Колсәет, Вознесение, Константиновка, Самосырово торак массивларында 386 йортта яшәүче 1223 гражданин әнә шундый җирлектә яши.
2026 елгы язгы ташуга әзерлек эшләре узган елның көзеннән алып барыла. Бу вакыт эчендә Киндерле, Нокса, Вертелевка елгаларының яр буе зоналары – гомуми мәйданы 9 мең квадрат метр булган елга үзәннәре, шулай ук яр буйлары һәм су өслеге чүп-чардан арындырылган. 680 дренаж канавы чистартылган, казылган һәм тирәнәйтелгән. 3,5 чакрымга сузылган яңгыр сулары канализациясе челтәре чистартылган, тикшерелгән.
Авиатөзелеш районында, Кадыш һәм Зәңгәр Күл торак массивларында 120 метр суүткәргеч торбалар төзекләндерелгән, Ударная һәм Верхоянск урамнарында суүткәргеч ике торба алыштырылган.
Идел буе районында, Салмачы торак массивында Камышлы һәм Кунаклы юлында 400 метр яңгыр канализациясе челтәре төзелгән. Мәүлетов урамында 150 метр озынлыктагы коллектор төзекләндерелгән.
Казанны су басу очрагыннан саклау өчен 41 гидротехник корылма (ГТС) сафта тора.
2025 елның сентябрендә Чебакса бистәсендә, контрольдә тотып, 2 мең 425 кубометр су (65%) махсус корылма аша плотинадан чыгартылган. Бу кыш көннәрендә, яз көне су басу куркынычын булдырмый калу өчен кирәкле стандарт чара санала. «Аскы плотина» гидротехник корылмасының түбәнге сөзәклегендә су белән ашалып юыла торган урыннар юк ителгән. Моннан тыш, язгы сулар акканда чүпләр өелеп, су басу куркынычы тудырмасын өчен Ленин һәм Киров дамбалары, «Дубки» дамбасы, «Түбәнге плотина» янында үсеп утыра торган агачлар һәм куаклар киселгән.
Шулай ук 1 һәм 7 нче номерлы дренаж насос станцияләрендә, 1 нче номерлы магистраль канауда һәм суны кабул итү бассейннарында эре чүп-чарны, каты кушылмаларны һәм яңгыр сулары агымнарында йөзүче кисәкчекләрне тотып кала торган рәшәткәләр чистартылган. 7 нче номерлы дренаж насос станциясендә 2 нче насос агрегатының электр двигателе капиталь төзекләндерелгән һәм 3 нче агрегатта подшипниклар алыштырылган.
Шәһәрнең язгы ташуга каршы комиссия составы, 2026 елгы язгы ташу чорында Казан шәһәре халкын һәм башкала территориясен яклау чаралары планы расланган. План нигезендә, эрегән кар сулары суүткәргеч торбалар, суүткәргеч һәм дренаж канаулары аша тоткарлыксыз агып китү өчен чистарту эшләре алып барыла, шулай ук елга үзәннәрен кыш көне ауган агачлардан һәм чүп-чардан чистарту эшләре башланган.
Халыкны эвакуацияләргә кирәк булган очракта, шәһәрнең һәр районында вакытлыча урнаштыру һәм туклану пунктлары, зыян күрүчеләрне урнаштыру өчен медицина учреждениеләре билгеләнгән. Су басу ихтималы булган зоналарда урнашкан йортларны ирекле иминиятләштерү мәсьәләсе буенча гражданнар белән эш алып барыла.
Язгы ташу куркынычы булган чорда гадәттән тыш хәлләргә кичекмәстән җавап бирү өчен 286 кешедән торган 82 төркем җавап бирә. Су суырту буенча 112 механизм, 628 трап, 2150 капчык ком, 2473 метрлы суырту шлангы, 123 транспорт берәмлеге әзерләнгән.
Халыкка су басу очраклары турында Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә +7(843)223-23-50 телефон номеры аша хәбәр итәргә киңәш ителә. Казан шәһәре мэриясенең шалтыратулар үзәге телефон номеры: +7(843)222-72-22.